Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сыерларны робот сава

Без газета укучыларыбызга Алан Полян авылында заманча эшләнгән сыер фермасы эшчәнлеге хакында хәбәр иткән идек инде.

Фото да терлекче оператор Петр Петухов.  


 Робот дигәч тә бер үк кеше рәвешендәге тимер өемнәре чаж-чож килеп сыер савалар икән, дип уйлый күрмәгез. Биредә бары тик яңа заман рухында күп кенә эш процесын җиңелләштереп саву аппаратларын махсус җайланма сыер җилеменә кигезә һәм савым төгәлләнгәч аны алып үз эшен шул рәвешле дәвам иттерә. Биредә инде бүген үк өч  савымчы эшен әлеге җайланмалар  көйле итеп дәвам иттерәләр. Аңа карап биредә бер хезмәткәр дә юк икән, дип уйлый күрмәгез. Алдынгы технология, компьютерның  да көйле эшләвен күзәтеп, аның эшен уңышлы  дәвам иттерү өчен җаваплы хезмәткәр күзәтүе таләп ителә. Бу вазыйфаны бүген биредә шушы  авылда туып үскән, соңгы елларда гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичергән Андрей Кибяков уңышлы башкара. Күп кенә авылдашлары кебек ул да мәктәп елларында һәм укуын тәмамлагач хуҗалыкта комбайнда хезмәт куйган. Авыл тормышын һәм техник-агрегатларны яхшы белгәнгә мөгаен фермер аны үз авылына чакырып кайтаргандыр. Ә олы фермада аңа булышчы итеп шушы авылда әнисе белән генә яшәүче Петр Петухов та тырыш хезмәт куя. Ул  күбрәк терлекләр тотылган бинада чисталыкны тәэмин итә. Аннары малкайлар алдына сенаж, печән кертеп тарата, бер сүз белән әйткәндә, малларның баланслы туклануы аның җаваплылыгында.  Егет элек тә әнисе белән хуҗалыкның терлекчелек тармагында хезмәт куйганга бу яңалыкка чиксез сөенә. Чөнки, бүген инде элек чит-җирләргә эш эзләп чыгып китүчеләр дә янәдән туып үскән авылларына кайтып төпләнә башлаганнар. Иртә таңнан торып эшкә еракка чыгып киткәнче, яисә калада чит кеше фатирында яшәп эшләгәнче янәшәдә генә бер дигән производство булдырылгач нигә эшләмәскә? Әнә берничә ел элек «Кулон-Агро» да сыер савучы булып хезмәт куйган Раиса Никитина да берничә ел элек туган авылына кайтып төпләнгән. Ул биредә дә үз хезмәтенә тиешле бәяне бирә белүче фермер кул астында хезмәт куюына  сөенә. Хезмәт хакын соңармыйча, үз вакытында һәм эш күләменә карап түләгәч тагын да тырышыбрак эшлисе килә, -ди ул. Бүгенгесе көнне Раиса биредә 55 баш бозау үстерә. Яңа туганнарын берничә көн әниләре янәшәсендә тоткач бирегә китерәләр. Ул аларны сөттән аермый, бала караган төсле тәрбияли. Бозаулар карау остасы авылындагы яңарышка бүген бөтен авылдашлары белән бергә сөенә. Без биредә эшләүчеләр белән аралашканда авылдан ирле-хатынлы бер гаилә килеп яңа ферма эшчәнлеген күзәтә  башладылар. Күп мәртәбәләр килеп карарга ашкынсак та ничектер җае чыкмады. 

 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев