Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендерен ноябрь башында гына җыеп бетереп булачак

Татарстанда 50 меңнән артык гектар мәйданнан шикәр чөгендере җыелган. Бу барлык мәйданның (57,7 мең гектар) 90 % чамасы, дигән сүз.

Шикәр чөгендерен ноябрь аеның беренче ун көнендә җыеп бетерергә ниятлиләр. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Николай Титов билгеләгәнчә, Татарстанда 1,7 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере казып алынган инде. Гектар уңышы 347 центнер тәшкил итә. Иң зур уңыш - Зәй, Тукай, Тәтеш, Буа, Түбән Кама районнарында.

Быел кырлардан 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыярга планлаштырыла. Республиканың шикәр заводларында тәүлек саен 15 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелә, 2,4 мең тонна шикәр комы җитештерелә. Барлыгы республикада 755 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 110 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр җитештерү күләме 220 мең тонна булыр дип көтелә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50144

Фото: http://www.news-orel.ru/www/news/2013/11/26053140.79048_a.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чөгендер