Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сергей Тюрин гомер юлын авылга багышланган

Чәчүлек мәйданнары Рус Әшнәге һәм Анатыш авылы җирлекләрендә урнашкан "Амирбекян" крестьян-фермер хуҗалыгының бүгенге яшәешендә, биредә җаваплы вазыйфаларны башкаручы Сергей Тюринның өлеше зур булуына күпләр шикләнми.

Без Сергей белән, әлеге хуҗалыкның Анатыш авылындагы машина трактор мәйданчыгында язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү тулы көченә барганда очраштык. Хуҗалык итү ысуллары һәм хуҗалары үзгәрсә дә, ул 30 елдан артык гомерен шушы кырларга, тугайларга тугры калып, язын-көзен туфрагын эшкәрткән, орлыгын җиргә сеңдергән һәм вакыты җитү белән мул уңышын җыюларда ару талуны белми эшләгән. Хәзер аның авыл хуҗалыгы машиналарында эшләвендә 40 елга якын вакыт җыела. Районыбызның Саескан Тавы авылында туып үскән егеткә техника "җене" әтисе Алексей дәдәй йогынтысында күчкән. Рус Әшнәге авылында урта мәктәпне тәмамлап, район үзәгендәге профессиональ техник училищеда белем алып армия сафларын Тын океан флотында хезмәт итә. Үзенең булачак җәмагате Ирина белән танышып Анатыш авылында төпләнеп урнаша.
Механизаторлык хезмәтенең 20 елдан артыгын куатле К-700 А тракторында эшләп тәҗрибә чарлый ул. Быелгы язгы кыр эшләрендә дә, заманча чәчү комплексын кулланып мөмкинлекләрне тулы күәткә файдаланырга исәбе.
Изге эшеңдә уңышлар сиңа, Сергей!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер юлы авыл