Рус Әшнәге авыл җирлегендә эшләүче “Шәйхетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара
Авыл хуҗалыгында эш алып бару башка тармаклардан аермалы буларак һава торышына да бәйле. Шуны аңлап хуҗалыкта һәр минутның кадерен белергә тырышалар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча Рус Әшнәге авыл җирлегендә эшләүче “Шәйхетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.
Авыл хуҗалыгында эш алып бару башка тармаклардан аермалы буларак һава торышына да нык бәйле. Шуны аңлап биредә һәр минутның кадерен белергә тырышалар.
- Крестьян-фермер хуҗалыгын ачып ике ел эшлим. Барлыгы 120 гектар җирем бар. Аның 5 гектарында үзебезнең хуҗалыкларыбыздагы терлекләр өчен күпьеллык үлән чәчелгән. Хәзерге вакытта дым каплату эшләрен тәмамладык һәм культивацияләп 80 гектар җирдә яңа «Тулайковская надежда» сортлы бодай чәчтек инде. Аны һәм арпа чәчүне дәвам итәбез, - диде үзләре белән таныштырып хуҗалык башлыгы Рамил Шәйхетдинов.
Аның чылбырлы «Т-150», көпчәкле «МТЗ-80», «МТЗ-82» тракторлары, технология буенча каралган эшләрне башкарып чыгу өчен тагылма агрегатлары, чәчүлек материалын сортировкалау машинасы һәм аны чәчкечләргә тутыру өчен “САЗ-3507” автомобиленә җайланган төягече (погрузчик семян) бар.
Аларда Нурислам Шәйхетдинов, Андрей Муравьев хезмәт куя. Владимир Сведущев, Евгений Ларионовлар чәчкечләрдә чәчүлекләр һәм башка эшләрне башкаралар.
Рамил Шәйхетдинов күп еллар биредә хезмәт иткән әтисе Рәсимнең эшен дәвам итә. Чәчү әйләнешен, технологияне саклап эшлиләр. Бу максатларда 10 тонна ашлама сатып алынган. Әлеге күрсәткеч бер гектарга күчереп исәпләгәндә 80 килограммнан артык тәшкил итә. Ягулык, майлау материалларын алдан хәстәрләгәннәр.
Кырчылык - хуҗалык җитәкчесенең табыш бирә торган бердәнбер чыганагы. Шуны аңлап, булачак чыгымнарны күзаллап, “һәр тиенен саклап” дигәндәй, исәпле эш йөртә ул.
Моңа кадәр булган авырлыкларны җиңгән Рамил Шәйхетдинов һәм аның хезмәттәшләре киләчәккә зур өметләр баглап хезмәт куялар.
Нияз Шайдуллин.
фото Нияз Шайдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа