Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып китте

Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып китте.

Аны быел да беренчеләрдән булып «Кама-Агро» хуҗалыгы игенчеләре башлап җибәрделәр. Рәдиф Галиуллин "Роса» агрегаты белән күпеллык үлән җирен тукландыра, бу көннәрдә ул 170 гектарлы көзге арыш басуында хезмәт куя. «Талаков» фермерлык хуҗалыгыннан Николай Талаков та 40 гектарда күпеллык үлән җирләрен тырмаларга өлгерде. Рус Әшнәге фермерлары белән «Кулон» игенчеләре дә игеннәрне тукландыруга бердәм алындылар.

Берәүләр кырга чыгарга әзерләнеп йөргән мәлдә, Рәдиф инде эш бетереп кайтып төште.

-Гаҗәпләнерлек урын юк, эшемнең шарты шундый. Иртәнге-кичке сәгатьләрдә күпеллык үлән, уҗымнарны тукландырам, корткычларга каршы эшкәртәм. Бу эшне көн яктылыгында башкару тыела. Менә бүген тукландыруны иртәнге өчтән башладым, тугызда тәмамладым, - диде ул.

Рәдиф әлеге сменасында 280 гектарда көзге уҗымнарны тукландырган, быелгы язгы кыр эшләре башыннан күмәрләп алганда 500 гектардан артык мәйданда эш башкарган. Җитештерүчән эшләвендә тәҗрибәсе беренче урында торадыр дип фаразлау хаклыкка туры киләдер. Аның механизаторлык стажы 16 елдан артып китә. «Роса» агрегатында моннан биш ел элек хуҗалыкта беренчеләрдән булып эшли башлаган. Шул сәбәпле әлеге техниканың җаен үтә яхшы үзләштерергә өлгергән.Ул хуҗалыкның кыен бер чагында Казан шәһәренә китеп эшкә урнашкан. Тик "мин шәһәр" диеп тормый, инде ничә ел рәттән кыр эшләре чорына ял алып кайта да, "үз техникасына" утыра. Аның җае килмәгән чакларда проблема юк, «Роса»ны бертуган энесе Рафис иярли. Олы Галиуллин үрнәгендә кечесе тәҗрибә туплый. Тик шунысы хак, хуҗалык җитәкчеләре аларга ышаналар һәм тугры хезмәтләренә рәхмәтлеләр дә.

Вазыйх Фатыйхов,

"Кама-Агро" хуҗалыгы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшләре хуҗалык