Районыбызның “Кама-Агро” җәмгыяте хезмәтчәннәренең уңышлары күңел җылытырлык
Районыбызның “Кама-Агро” җәмгыяте хезмәтчәннәре игенчелек өлкәсендә булсынмы, терлекчелектәме – сынатмыйлар. Эш сөючәнлек, хуҗалык икътисадын ныгыту максаты берләштерә аларны.
Авыл хуҗалыгы продуктын җитештерү юнәлешендә “Кама-Агро” җәмгыятенең районыбызда мактаулы урыны бар. Туган җиргә тугры, тырыш хезмәтчәннәр эшли биредә. Терлекчелек комплексы начальнигы Гөлия Гыймаева һәр терлекчене, сыер савучыны мактап телгә ала.
–Берсен алга, икенчесен артка куеп әйтерлек тә түгел. Һәркайсы үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Күрше авыллардан килеп эшләүче терлекчеләребез дә бар. Алар өчен ара ераклыгы мөһим түгел. Вакытында киләләр, соңару дигән нәрсә юк бездә,–ди ул.
Нәҗип Хәбибуллин әнә шундый хезмәт сөючән егетләрнең берсе. Кече Елга авылыннан килеп эшли ул. Җитәкчелек мактау сүзләрен яудырса, хезмәттәшләре өчен алыштыргысыз кеше. “Ярдәмчел. Көн узсынга түгел, күңел биреп эшләүчеләрдән ул”, диләр аның хакында. Бозау караучылар арасында алдынгы урыннарда баруның сере дә тырышлыгына бәйле.
–Малларны яратсаң гына фермада эшләргә кирәк дип саныйм мин. Алар кайгыртучанлыкны, күңел җылысын биреп тәрбияләгәнне сизәләр. Сәламәт булулары да шуңа бәйле, –ди Нәҗип Хәбибуллин.
Бүгенге көндә аның карамагында 6 айдан бер яшькә кадәр 141 баш бикәч бозаулар бар. Бу киләчәктә савым сыерлар көтүен тулыландырачак маллар. Шуңа да аларга игътибар аеруча зур. Тәүлеклек артым хәзергесе вакытта 870 граммнан артык икән, бусы да малларга бирелгән тәрбиянең, ашату-эчертүнең яхшы булуыннан килә.
Әнә шулай һәр тармакның үз эшенә бирелгән тырыш хезмәтчәннәре бар. Авыл язмышы, аның яшәү рәвеше исә Нәҗип кебек уңган егетләрнең тынгысыз, фидакарь хезмәтенә бәйле.
Автор Фарваз Каюмова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа