Районыбыз хуҗалыкларында кызу урак өсте.
Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыкларында кызу урак өсте.
Игенче-механизаторларыбыз бер генә бөртекне дә әрәм-шәрәм итмичә аны җыеп алу белән мәшгуль.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 июльгә җәмгысе 736 гектарда игеннәр җыеп суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 47,5 центнер тәшкил итә.
“Кама-Агро” җәмгыятендә, мәсәлән, 202 гектарда ашлык суктырып, аннан 8700 центнер уңыш алынган. Шулай ук “Логос” (200 гектардан 15000 центнер), “ВЗП Балык Бистәсе” (87 гектардан 2960 центнер), “Нугманов Ф” крестьян-фермер хуҗалыгы 24 гектардан 1030 центнер уңыш җыеп алган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа