Районыбыз иген кырларында урып-җыю оешканлык белән дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районыбызда 41000 гектар мәйданнарда игеннәр җыеп алынган.
Амбарларга, ындыр табакларына барлыгы 98300 тоннадан артык ашлык кайткан. Бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларның 89 проценты җыелган инде. Уртача уңыш гектарга 24 центнерны тәшкил итә. Иң югары уңышны “Зюзино” хуҗалыгында алалар. Биредә ул гектарга 38 центнердан артык чыга. ”Шәмсетдинов”, ”Ногманов” крестьян-фермер хуҗалыкларында, “ВЗП Балык Бистәсе”, ”Кама-Агро” хуҗалыкларында һәр гектардан 30,7-25,9 центнер уңыш алалар.
фотоpxhere.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа