Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда кыр эшләре яхшы темпта бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 майга районда планда каралган 50,4 мең гектар мәйданнарның 39 мең  гектарында чәчү үткәрелгән.

Бөртекле сабан культуралары 29,4 мең гектар мәйданда җир куенына иңдерелгән. Бу пландагының 92 процентын тәшкил итә. Арпа мәйданнары тулысынча  чәчелеп беткән, сабан бодае пландагының 80 проценттан артыгы чәчелгән

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү яхшы темпларда дәвам итә. Бүгенге көндә чәчүдә 75 агрегат эшли. Шуларның 14е, чәчү комплекслары.  Иң эре  җир биләүче хуҗалыкларыбыз булган “Логос”, “Кулон-Агро” җәмгыятьләре язгы чәчүне яхшы темпларда, югары сыйфат белән алып баралар. “Логос” механизаторлары язгы  бөртекле сабан культуралары чәчүне - 4370, кулонлылар 3267 гектар мәйданда үткәрделәр. Ногманов, Габитов крестьян-фермер хуҗалыклары бөртеклеләр чәчүне тулысынча төгәлләделәр инде. “Агрофирма Зюзино”, Караганов хуҗалыкларында чәчү соңгы гектарларда бара. Бөртекле сабан культуралары чәчүне 20 майга төгәлләүне планлаштырабыз. Чәчүне кыска срокларда башкарып чыгу белән беррәттән район хуҗалыклары көзге культура участокларын чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртә башладылар,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марат Мингалиев.

Узган дүшәмбе көнне соңгы өч көндә чәчүдә иң югары җитештерүчәнлеккә ирешкән механизаторлар билгеләнде. Чәчү комплекслары арасында “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять уңганы Фәрит Гарафетдинов беренче урынга чыкты. Ул “Джондир- Хорш” комплексы белән 613 гектар мәйданда чәчү үткәргән. Икенче урынга “Кулон-Агро”  хуҗалыгы механизаторы Иван Храмов лаек булды. Ул “Нью-Холланд-Хорш” белән 598 гектар чәчкән. Өченче урынга шул ук хуҗалыктан Ринат Шәрәфиев чыкты.  Ул “Нью –Холлан—Цитан” чәчү комплексы белән 536 гектар чәчү  үткәргән.

Чәчү агрегатлары арасында да иң югары җитештерүчәнлеккә “Кулон-Агро” механизаторы Инсаф Шәрифуллин иреште. Ул “МТЗ-1221-Амазон” агрегаты белән 386 гектар чәчкән. Габдриев крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Александр Корчагин (Маккормик-Агратор) 372 гектар чәчеп - икенче, Г. Альмиева крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Александр Кондаков (Т-150-Агратор) 341 гектар чәчеп өченче урынны алдылар.

“СЗП”  чәчү агрегатларында эшләүче механизаторлар арасында “Кама-Агро” уңганы Фәйзрахман Фазлыев (МТЗ-82-СЗП-3,6x2) 341 гектар чәчеп беренчелекне алды. “Масловский” җәмгыятеннән Габдрәшит Мингәрәев (МТЗ-82-СЗП-3,6 x3)- 316гектар, Ногманов хуҗалыгыннан Александр Понамарев (МТЗ-82-СЗП-5,4) 284 гектар чәчеп икенче - өченче урыннарны бүлештеләр.

Бу көнне район башлыгы Илдар Таҗетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев “Масловский”, “Кама-Агро” хуҗалыкларында булып язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар, механизаторлар белән аралаштылар, чәчү алдынгыларына премияләр тапшырдылар.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса