Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыкларының икмәк өчен хәлиткеч походка әзерлеге яхшы дип бәяләнде

Атна башында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэминат бүлеге начальнигы Ришат Булатов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Линар Гыймаев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Быел районыбызда язгы кыр эшләрендә  320 трактор, 130 тырма, 84 культивация, 41 катоклау агрегаты, 120 чәчкеч, шул исәптән 16 чәчү комплексы катнашачак.  Алар, нигездә, әзерлек сызыгына куелганнар инде.
Комиссия техниканың әзерлеге белән беррәттән чәчүлек орлык белән тәэмин ителешне, аның сыйфатын, ашлама  тупланышы дәрәҗәсен бәяләде. Кыр эшләренә планнар һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре дә игътибар үзәгенә алынды.
Барысын да бизмәнгә салып чагыштырганнан соң, быелгы кыр эшләренә “Кама-Агро”, ”Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыкларының  иң яхшы әзерлек белән килүләре ачыкланды. “Масловский”, “Зюзино” хуҗалыклары икенче урынга лаек булдылар. “ВЗП Балык Бистәсе” өченче күрсәткечкә иреште. 
Тулаем алганда, район хуҗалыкларының икмәк өчен хәлиткеч походка әзерлеге яхшы дип бәяләнде.

Илгиз Җамалиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса