Районыбыз хуҗалыклары алдына быел да 1,5 елга җитәрлек терлек азыгы хәстәрләү бурычы куелды.
Быел районда терлекләрнең баш саны беркадәр күбәю сәбәпле, азык күләмен дә арттырырга исәп итәләр. Печәнне быел 14,5 мең тонна, сенажны 56,5 мең тонна күләмендә салырга планлаштыралар. Силос 50 мең тоннадан артачак.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, терлек азыгы хәстәрләү темпы хуҗалыкларда артканнан-арта.
Бүгенгесе көнгә барысы 3500 тонна печән рулонланган, 7000 тонна сенаж салынган.
Печән әзерләүдә әлегә "Кама-Агро" белән "Масловский" хуҗалыкларына тиңнәр юк. Ә сенаж салуда "Логос" хуҗалыгы белән "Азык-төлек корпорация"се мактала. Фермерлар да эштә зур оешканлык күрсәтәләр.
Фото редакция архивыннан.
Нет комментариев