Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мул уңышны вакытында җыеп алганнар

«Масловский» җәмгыяте районыбызда авыл хуҗалыгының барлык төр тармакларын да саклап калып уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларның берсе булып кала бирә.

Әлеге тотрыклыкның серләре нәрсәдә икәнлеген ачыклау максатыннан, әлеге хуҗалыкка юл тоттык.

Танышуыбызны машина трактор паркыннан башладык. Без килгәндә биредә чагыштырмача тынлык иде. Эштә катнашасы техника-агрегатлар басуларга таралган. Мастерской эчендәге «МТЗ-1221» тракторы янында берничә ир-ат кайнаша. Механизатор Иван Максимов тракторның стартерын  төзәтеп басуга чыгарга әзерләнеп беткән иде. Бүгенге көндә ул кырларны сукалауда (зябь) эшли. Хуҗалыкның баш инженеры Геннадий Савинов белән баш агрономы Рәҗәп Бикчәнтәев тә биредә.

- Көз коры килде быел. Чәчкән көзге культуралар да авырлык белән тишелә. Җир эшкәртергә һәм сукаларга да уңайсыз,- дип алдагы ел уңышы өчен борчылуларын белдерделәр алар.

Мул уңышны вакытында җыеп алганнар, көзге чәчүне дә үткәргәннәр. Комбайнда эшләүче ир-атлар хуҗалыкның башка урыннарында эшләрен дәвам итәләр. Кадрлар кытлыгы биредә дә үзен сиздерә.
 

Нияз Шәйдуллин
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса