Авыл хуҗалыгы
Миннур Сәлахов - авылның өметле фермеры
Тулуш авылының бердән- бер фермеры Миннур Сәлаховның үз хуҗалыгын оештыруына быел 7ел тулган.
Үзвакытында элеккеге авыл советы рәисе Илһам Гаязов тәкдиме белән үз төбәген яшәтү, аны тагын да җанландыру нияте белән Миннур фермерлык хуҗалыгын ачып җибәргән. Тик менә авыл хуҗасының арабыздан бик тиз китүе планлаштырганнарның тиз арада тормышка ашуына комачаулык ясый. Авыл кешеләренең пай җирләрен һәм совхоздан калган биналарны рәсмиләштерә алмыйлар. Миннур ул елларда Илһам киңәшен тотып элеккеге хужалык фермаларының берсен ремонтлап, шәхси хуҗалыгыннан биш баш терлек алып килеп фермерлык хуҗалыгына нигез сала. Ә бүген фермерның 30 лап терлеге бар. Аның 11е савым сыерлары. Ул аларның баш санын киләчәктә тагын да ишәйтергә исәп итә. Моның өчен җир мәйданын арттырырга, кирәкле техника-агрегатлар алырга кирәклеген яхшы аңлый ул. Әлегә аның кул астында булган ике тракторы гөрләтеп эшләп тора. Бүгенгесе көнне аның 48 гектар пай җирләре бар.
Хуҗалык эшләрендә аңа өч улы булыша. Үзләренең 18 гектарлы күпьеллык үлән җиреннән быел 300 рулон яхшы сыйфатлы хуш исле печән җыеп алганнар. 30 гектарда атлары өчен солы чәчкәннәр. Фермерның киләчәккә уйлары белән дә кызыксындым. Әгәр җирләрне киңәйтә алса, савым сыерлары санын арттырып гаилә фермасы оештырырга икән исәбе. Алар үзләреннән арткан сөтне Казан шәһәренә алып барып сату итәләр. Авылдан шәһәргә ни бары 50 километр гына. Монда инде Миннурга тормыш иптәше Рузалия беренче булышчысы. Сыер саву, сөт аерту, катык, эремчек, каймак ясау аның өстендәге йөк. Шәһәр кешеләре дә бик тиз үз иткәннәр аларны. Килгәннәрен көтеп торалар, товарларын чират торып алалар икән. Заказны да күп бирәләр. Бу көннәрдә бар көчләрен үстерелгәнне җыеп алуга юнәткәннәр. Авыл җирлеге җитәкчесе сүзләре белән әйтсәк, авылда Сәлаховларга өметле фермерлар итеп карыйлар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев