Мөдәррис Шәрифҗанов: " Һәр эшне үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына уңышка ирешергә мөмкин"
Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлек башланган инде. Төп көч биредә шуңа юнәлтелгән. «Һәр эшне үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына уңышка ирешергә мөмкин», - ди хуҗалык хезмәтчәннәре.
Мөдәррис Шәрифҗанов “Кама-Агро” хуҗалыгында биш еллап хезмәт куя.
- Мөдәррис абый уңган, алтын куллы, бик тә җаваплы кеше. Нинди эшкә алынса да башкарып чыга. Тимер һәм агач эшен дә яхшы белә, - дип сүзен башлады аның турында ындыр табагы мөдире Фәнис Нурмөхәммәтов.
Мөдәррис Шәрифҗанов “Кама-Агро” хуҗалыгында биш еллап хезмәт куя. Ул машинист-слесарь. Моннан тыш ындыр табагындагы башка эшләрне дә башкара. Без килгәндә төягеч машинасы янәшәсендә ашлык төяргә әзерләнә иде. “Икмәкне машиналарга тутыргач, үлчәү аша чыгарабыз, чистартырга янәшәдәге бинага кертәбез. Биредә эш синеке, минеке дип бүленмәгән. Коллектив белән бердәм, тату эшлибез”, - дип сөйли ул тыйнак кына.
Ел дәвамында биредә эш бетеп тормый. Язын чәчүгә орлык, ашлама әзерләп, төяп озату, көзен җыеп алынган ашлыкны киптереп урнаштыру эшләрендә катнаша Мөдәррис абый. Аннан техниканы ремонтлап, әзерләп кую вакытында да сынатмый, бу эштә дә иң тырыш хезмәтчәннәрнең берсе ул. “Эшнең җиңеле бармы икән? Кайдада тырышырга кирәк. Хезмәтемә ияләштем, барысы да үз көенә бара. Исән-сау булып эшләргә, яшәргә язсын”, - ди ул.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа