Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Масловский” җәмгыяте игенчеләре һәр минутның кәдерен беләләр

"Масловский" җәмгыяте игенчеләре быел да язгы кыр эшләренә соңармыйча алындылар.

Уҗымнарны тырмалауны беренчеләрдән булып Юрий Захаров, Марат Вәлиев, Рәшит Мингәрәев, Рәдиф Галиев кебек хуҗалык уңганнары башлап җибәрделәр. Кыска гына вакыт эчендә алар 780 гектарлы күпеллык үлән җирләрен тырмалап чыктылар. Бүген дә егетләр аяз көннең кадерен белеп, чәчү өчен туфрак әзерләүдә нәтиҗәле эшлиләр. Тәҗрибәле механизатор Юрий Захаров быел 25 нче язын кыр эшләрендә катнаша. Бу көннәрдә ул МТЗ-1221 тракторы белән һәр сменасында 45-50 гектар мәйданда көздән сукаланган участокларны тырмалый. Хуҗалыкның "Чәчү батыры" данын йөрткән Юрий быел да олы максатларда янып хезмәт куя.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев