“Масловский” хуҗалыгында кыйммәтле вакытны кадерлиләр
"Масловский" хуҗалыгының яшь механизаторы Рәдиф Галиев быел да беренчеләрдән булып терлек азыгы хәзерләү эшенә кереште.
Иңендә 15 еллык механизаторлык тәҗрибәсе булган егет әнә шулай һәр елны кыр эшләрендә актив катнаша. Үзенә тапшырылган МТЗ-82 тракторын һәм печән чабу агрегатларын алдан ук эшкә әзерләве нәтиҗәсендә, быел да белгечләр печән чабуны аңа йөкләп ялгышмаганнар. Бүгенгесе көнне ул сменага 30 гектардан артык мәйданда яшел массаны теземнәргә сала. Эшне тәмамлау белән ул ДОН комбайнын хәстәрләп, быел бишенче мәртәбә урып-җыюда катнашачак.
Маллар өчен мул азык базасы туплауда бүген районда "Кама-Агро" хуҗалыгы лидерлык итә. Алар кыска гына вакыт эчендә 200 тонна яхшы сыйфатлы печән ташып өеп куйганнар.
Авыл җирендә шулай инде, әлегә эш бетте, дип сөенергә дә өлгермисең, икенчесе башлана. Ул тәмам көз аена кадәр шулай бер- берсенә ялганып дәвам итә.
Иртәнге якта без гадәттәгечә "Кама-Агро" хуҗалыгының машина-трактор паркына килгәндә, биредә кизү торучы агай, барлык белгечләрнең терлекчелек комплексы янәшәсендәге азык утарына күченүләрен әйткәч, шул тарафка юл тоттык. Кызу эш өсте булуы үзен нык сиздерә шул биредә. Килеп туктарга да өлгермәдек, МТЗ тракторларына тагылган арбага төялгән хуш исле печән олаулары бер-бер артлы кырдан кайта башлады. Кояшлы аяз көннең кадерен белеп, кабул итүче Илнур Кыямов эшне тиз тотты. Хуҗалык директоры Марат Мингалиевнең дә терлек азыгы хәзерләү кебек олы эшнең уңышлы төстә старт алуына сөенүе йөзенә чыккан иде. Ул безгә беренче печән олауларын яшь бозаулар өчен ябык бинага тутыруларын җиткергән арада, тракторлар инде печәнне 500 тонна сыешлы складка бушатып янә басуга юл тоттылар. Биредә исә барысы да нәкь алдан планлаштырылганча көйле баруы белгечләрнең эшне оста итеп оештыра белүләре нәтиҗәсе. Күпьеллык үләнне "Полесье" комбайнында Ильяс Садыйков чаптырган. Аны бүген Мөслим Закиров ГВК агрегаты белән җыйдырып бара. Тракторчылар Фирдүс Каюмов белән Шамил Садыйков аларны тыгыз тюкларга төреп торалар. Барысы да нәкъ конвейрдагы кебек бер-берсенә ялганып дәвам итә. Басу буенча чәчелгән рулонланган печәнне төяү эше Рәдиф Галиуллинга йөкләнгән. Ул печән тюкларын арбаларга төяп тора. Утарга кайтарыган азыкны кыска гына вакыт эчендә өеп тә куялар. Азык базасында бүгенге көнгә 200 тоннадан артык яхшы сыйфатлы печән урнаштырылган инде. Биредә аны быел хуҗалык терлекләренә генә түгел, эшләүче хезмәткәрләргә бирергә дә җитәрлек итеп 1,5 мең тонна әзерләргә исәп итәләр. Инде көннәр явымга китә калса, сенаж салырга планнары. Моның өчен өч базны күптән чистартып эшкә әзерләгәннәр. Аны быел 7,5 мең тонна күләмендә салырга уйлап торалар. Бүген хуҗалыкта әнә шулай барлык резервларны барлап, маллар өчен мул азык запасы әзерләүгә туплаганнар. Аннан бу кампаниядән авыл җирлеге советы хезмәткәрләре дә читтә калмыйлар. Алар инде биш йөз килограммга якын витаминлы яфрак азыгы җыеп биргәннәр. Азык әзерләүнең һич кичектереп булмый торган кыйммәтле үз вакыты булуын яхшы аңлап эш итәләр биредә.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев