“Масловский” хуҗалыгы батыры быел да алдынгылар сафында
"Масловский" хуҗалыгы игенчеләре язгы кыр эшләрен кыска вакыт аралыгында тәмамладылар.
40 нчы елын чәчүдә каршылаучы хуҗалык уңганы Рәшит Мингәрәев өчен бу ел беркадәр истәлекле булды. Күп еллардан чылбырлы тракторда хезмәт куйган иде ул. Яз башында хуҗалыкка яңа кайткан МТЗ-1221 тракторын тапшырдылар. Рәшит аның белән беренчеләрдән булып кыр эшләренә кереште. Көздән сукаланган 395 гектар җирне тырмалады. Чәчүдә дә сер бирмәде хуҗалык уңганы. Вакытның кадерен белеп, ул 635 гектарда арпа, бодай чәчүдә нәтиҗәле эшләде. Узган елларның чәчү батыры, быел яшь тракторчы Рәдиф Гайнетдиновтан гына калышып, язгы кыр эшләрен тәмамлады.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев