Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

"Кулон-Агро" хуҗалыгында сөт чишмәсе мул ага

“Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Яңавылдагы терлекчелек комплексын районның мул сөт чишмәсе белән чагыштырсак та һич арттыру булмас шәт. Район җитештергән барлык сөтнең 24 проценты нәкъ менә шушы хуҗалык өлешенә туры килә. Һәр көнне 12200 килограмм сөт савалар биредә. Әле кайчан гына бу урында ялан кыр иде бит.

2015 елда  5 заманча терлек торагы төзеп куйганнар кулонлылар. Узган ел исә тагын 4 торакны файдалануга тапшырганнар. Аларга Смоленск якларыннан сычевский токымлы таналар алып кайтканнар. Терлекчелек комплексы җитәкчесе Фәнис Садыйков әйтүенчә, безнең шартларда мул продукция бирердәй токымны шактый озак эзләгәннәр. Инернетын да айкаганнар, белгечләр белән дә фикерләшкәннәр.

(Язманы тулысынча газетада укый аласыз)

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса