"Масловский" хуҗалыгында бу көннәрдә тирә-юньдәгеләрне сокландырып урып-җыю эшләрендә макталалар.
Узган гасырның 70 нче елларында монда яшь комбайнчылар Габделхәй Йосыпов белән Ренат Сәйфетдиновның ярышта әйдәп барулары әле дә яхшы хәтердә. Ул елларда алар СК-4 комбайнында эшләсәләр дә аннан җитештерүчән файдалана белүләре белән район күләмендә макталдылар. Иң куандырганы, бу механизаторлар ел дәвамында үзара дус, тату эшләде. Яз айларында бер-берсе белән ярышып җир эшкәртеп чәчү чәчсәләр, урып-җыю чорында үзләре үстергән игеннәрне аз югалтулар белән җыеп суктыруда нәтиҗәле эшли белделәр. Остаз комбайнчы Габделхәй Йосыпов әле бүген дә сер бирми. Үз вакытында ул бик күп яшьләрне механизаторлык хезмәте серләренә өйрәтте. Ә бүген инде ул алар белән янәшә ярышып эшләвен дәвам иттерә. Габделхәй быел 45 нче елын уракта катнаша. Күп еллардан бирле улы Алмаз белән "Дон" комбайнында урып-җыю эшләрендә актив катнашып килә. Хезмәттәшләре һәм белгечләр дә аның тырышлыгына сокланып, күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә яраталар.
-Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Йосыпов үрнәгендә быел хуҗалыгыбызның уңган игенчеләре Габдерәшит Мингәрәев белән Рәдиф Галиев тә тырыш хезмәт куялар. Уртак көч белән алар бүген көзге арышны суктырып алуны тәмамлау өчен тырышалар. Уңышы да көтелгәннән югары булды. Һәр гектардан 27 шәр цетнер уңыш алабыз,-ди баш агроном Рәҗәп Бикчәнтәев.
Ә бу күрсәткеч белән алар районда югары баскычта атлыйлар. Масловкалылар якын көннәрдә арпа суктырырга керешәчәкләр. Аның сабагы тәбәнәк булса да, уңышы планлаштырылганнан түбән булмаячак, диләр егетләр. Биредә бүген эштә бердәмлек булганга урып-җыю да югары темп белән дәвам итә.
Идрис Аметов.
Фото: http://diepresse.com
Нет комментариев