Югары Тегермәнлек авылы янәшәсендәге сенаж базына кырдан бер-бер артлы ваклатылган яшел масса төялгән олаулар агылып кына тора.
Биредә аларны кабул итүне хуҗалык уңганы Булат Хановка йөкләп ялгышмаганнар. Ул К-700 тракторы белән аларны тоткарлыксыз кабул итеп урнаштыра. Иң элек баз читендә бушатылган массаны эттереп аска төшерә, аннан соң куәтле техникасы белән тыгызлап таптатып тора. Урыннарда мондый эшкә гадәттә ике трактор беркетелсә, егет бер үзе зур өлгерлек күрсәтә. Аның җитезлегенә сокланып торуыбызны күреп хуҗалык җитәкчесе Рәкиф Гыймадиев та мактап телгә алды үзен:
- Булат безнең универсал механизаторыбыз. Үзенә нинди генә катлаулы эшне йөкләсәң дә тел-теш тидермәслек итеп башкара. Биредә дә 2,5 мең тонна сенаж салгач, без аны янә комбайнга күчерергә исәп итәбез, - ди ул. Егетнең комбайн штурвалы артына утыруына быел 30 ел тула икән. Мәктәптә укыган елларда ул җәен өлкән игенчеләр янәшәсендә ярдәмче булып йөргән. Соңгы елларда хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе булып санала. Елның- елында үзенә беркетелгән "Мега-370" чит ил комбайны белән олы уңышларга ирешә ул. Узган ел да, әнә, үз авылы кырларында уракны тәмамлагач, күрше Алексеевск, Норлат, Әлки районнарына барып булышып кайткан. Быел да сынатмаска исәбе. Үз техникасын урып-җыю эшләренә дә инде күптән хәстәрләгән. Шулай да киеренке эш башланганчы беркетелгән техникасын тагын бер мәртәбә «ревизияләп» чыгарга әле аның исәбе.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев