Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игенченен унганлыгы кырларыннан куренэ

Бу атна башында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, “Россельхозцентр”ның Балык Бистәсе районы буенча филиалы начальнигы Гомәр Шиһапов, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы махсус комиссия район хуҗалыкларының чәчүлекләрен карап бәяләделәр.

Гомумән алганда, район буенча чәчүлекләрнең торышы яхшы дип табылды. “Соңгы елларда хуҗалыкларда  ашламалар, гербицидлар белән нәтиҗәле эшли башладылар, чәчүлекләрне яфрактан тукландыруга да зур игътибар бирәләр. Нәтиҗәсе дә күз алдында”, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин.

“Логос” җәмгыяте игенчелек буенча районыбыз лидерларыннан санала. Бу хуҗалык белгечләренең,   игенчеләренең уңганлыклары кырларыннан күренә инде.  Комиссиягә бигрәк тә Солтан, Шиланка авыллары янәшәсендәге 1350 гектар мәйданны биләгән көзге бодай басулары ошады. Алар күкрәп башак тутырып утыралар. “Логос” хуҗалыгы басуларына лаеклы рәвештә беренче урын бирелде.

“Кама-Агро” хуҗалыгында да игенчелек культурасы шактый югары дәрәҗәдә. Бай тәҗрибәле баш агроном Газиз Хановның, игенчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу. 500 гектар мәйданны биләгән сабан бодае басуы чисталыгы, куелыгы белән җәлеп итте. Камалылар икенче урынга чыктылар.

Өченче урынны “Масловский” хуҗалыгы алды. Биредә сабан бодае,арпа басуларының торышы югары бәяләнде.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында иң күп җир биләүчеләрдән саналган Шәмсетдинов басуларына беренче урын бирелде. Күз тимәсен, бодай һәм арпа басулары бигрәк тә матур шул. Һәр басуына махсус этикетка да куелган.  Анда культураның сорты, репродукциясе, ничә гектар мәйданны биләве, кайчан, кем чәчкәнлегенә кадәр күрсәтелгән.

Ф Ногманов көзге бодае, арпасы белән комиссиянең ихтирамын яулады һәм икенче урынга лаек булды.

Комиссия әгъзаларының берсе әйтмешли, “идеальный арпа” басуы Рамил Мостафин хуҗалыгын өченче урынга чыгарды.

Нәкъ җырдагыча, игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә шул инде.  Яхшы сыйфатлы орлыгын вакытында чәчеп, кирәгенчә ашламасын керткән, башка агротехник чараларны тиешле дәрәҗәдә уздырган хуҗалыклар гына югары уңышка өмет итә алалар.

Илгиз Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса