Игенчеләрнең киеренке көннәре
Районыбызның әйдәүче хуҗалыкларыннан исәпләнгән «Кулон- Агро» игенчеләре язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.
Баш белгеч Камил Галимуллинның әйтүенә караганда, биредә һәр тармакта үз хезмәтләрен белеп һәм сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнгән механизаторларны билгеләп ялгышмаганнар. Чөнки аларның эшләре, үз сүзләре белән әйткәндә, ерактан көлеп тора. Әнә шуның нәтиҗәсендә алар районыбыз биләмәсендә язгы кыр эшләрен дә уңышлы төстә, көйле алып баралар. Бүгенгесе көнне биредә бөтен көчне техник культура чәчүгә юнәлдергәннәр. Ә кукурузны алар якын көннәрдә 1400 гектар мәйданда чәчеп кыска агротехник вакыт эчендә тәмамларга исәп итәләр. Ә биредә бүген бу четерекле культура чәчүне Рөстәм Хөснетдинов агрегаты аеруча уңышлы төстә алып бара. Аның елның-елындагыча үз эшен тел-теш тидермичә сыйфатлы итеп башкаруы янәшәсендәге игенчеләргә дә үрнәк булырлык, дип бер дә тикмәгә генә әйтмиләрдер биредә. Аның хезмәттәшләре дә Идрис Шәрәфиев белән Дамир Гарипов үз эшләрендә бай тәҗрибә тупларга өлгергәнлектән сер бирә торганнардан түгел, дип баш белгеч уңай яктан телгә алды. Иң әһәмиятлесе, аларның һәркайсы вакыт белән исәпләшмичә матур язгы көннең кадерен белеп, тырыш хезмәт куялар. Гомумән алганда, кулонлылар язгы кыр эшләрен күрше-тирәләрдә эшләүчеләргә караганда һәрвакыт нәтиҗәле итеп һәм сыйфатлы итеп алып барулары белән мактала. Бу фикерне безгә район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia