“Габитов” крестьян фермер хуҗалыгында эшләүчеләр хезмәтләреннән канәгать
“Габитов” крестьян фермер хуҗалыгында өч механизатор эшли.
Без килгәндә Вакыйф Газизов һәм Анатолий Чукаев яңа кайткан суканы җыялар иде.
Кырлар игеннәрдән бушагач “К-700” тракторына тагып сукалау эшләрен башларга әзерләнүләре аларның. Аннан көзге чәчүгә тотыначаклар. “Сукалау, чәчү, печән чабу эшләренең барысын да алар башкара. Барысы да тырыш. Алардан бик канәгать мин”, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Икесе дә Трой-Урай авылы егетләре. Вакыйф абый хуҗалык эш башлаган көннәрдә бирле биредә хезмәт куя. Бүген көндә хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторы. “Эшемнән зарланмыйм. Эш хакын вакытында бирәләр. Җитәкчебез аңлый үзебезне”,- ди Вакыйф абый.
Анатолий аның ярдәмчесе, уң кулы дисәк тә була. Кыр шартларында техниканы төзәтүдә булыша, урып-җыю чорында ындыр табагында да эшли.
Рүзәл Габитов хуҗалыгының киләчәген яхшы күзаллый кебек.
Аны үстерү максатында элекке совхозның машина трактор паркы территориясен дә үз карамагына алган.
Биредәге үзгәрешләр күзне куандырырлык. Бина төзекләндерелгән, заманча материаллар белән тышланган. Идәннәре дә нык монолиттан салынып шомартылып эшләнә. “Су керттек, канализация ясаттык. Объектка газ тоташтыру өчен проект документациясе әзерләнде. Башкарыласы эшләр күп әле”, - дип сөйләде Рүзәл Габитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа