Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Фатирлы да, эшле дә итә

Районда иң эре инвесторлардан исәпләнгән "Кулон-Агро" хуҗалыгы узган ел ике хезмәткәрне яхшы эш урыны һәм фатир белән тәэмин итте.

Мондый игелекле гамәлне биредә быел да дәвам итәргә исәп тоталар. Хуҗалыкның үзәк усадьбасында бу көннәрдә 4 гаиләгә ике катлы йорт җиткерәләр. Аның аскы кат тәрәзәләре ярымтүгәрәкләп эшләнгәнгә, авыл кешеләре аңа "Бай йорты" дигән исем дә биреп өлгергән. "Бай йорты"нда эшче-хезмәткәрләр мул тормышта яшәрләр дип ышанасы килә. Хуҗаларның бу изге гамәлләрен, бәлки, башкалар да өлге итеп алырлар.
Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык