Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эш кайный басуларда

Моннан сигез ел элек Бирдебәк авылы җирлегендә оештырылган Бариев крестьян-фермер хуҗалыгы нигездә терлекчелек белән шөгыльләнә, сөт, ит җитештерә. Бүгенге көнгә 378 баш мөгезле эре терлекләре бар икән, шуларның 174 е савым сыерлары. 608 гектар мәйданны биләгән бөртекле  культуралары мул уңыш вәгъдә итеп күкрәп утыралар.  Төп табыш чыганагы терлекчелек булганлыктан “яшел урак”ка ныгытып әзерләнгәннәр биредә.

Башкача мөмкин дә түгел. Мул, сыйфатлы терлек азыгы- терлекчелекнең нигезе. Районда беренчеләрдән булып сенаж салуга керешкәннәр.  Узган атнаның җомга көненә 250 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән участокларының 110 гектардан артыгын чабып, 300 тоннага якын сенаж салып куйганнар иде.

Терлек азыгы әзерләүне югары дәрәҗәдә оештырганнар хуҗалыкта. Техникаларын да сынатмаслык итеп әзерләгәннәр. Иң мөһиме һәр участокта үз эшен белеп, яратып башкара торган механизаторлар хезмәт куя.

 Күпьеллык үләннәрне чабуда “Магдон” комбайны белән Николай Толстов өлгерлек күрсәтә.

Илгиз Җамалиев.

(Тулы вариантын «Авыл офыклары» газетасыннан укыгыз)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса