Дәвамлы чара
Без урып-җыю чорында игенчеләргә атналык эш йомгаклары нәтиҗәсендә район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәсеннән акчалата бүләк тапшырулары хакында хәбәр иткән идек. Бүген дә әле бу чара дәвам итә. 30 августтан 7 сентябрь арасында узган атнада күп кенә хуҗалыклар туңга сөрүдә һәм көзге чәчүдә матур уңышларга ирешергә өлгергәннәр. Район авыл хуҗалыгы...
Без урып-җыю чорында игенчеләргә атналык эш йомгаклары нәтиҗәсендә район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәсеннән акчалата бүләк тапшырулары хакында хәбәр иткән идек. Бүген дә әле бу чара дәвам итә.
30 августтан 7 сентябрь арасында узган атнада күп кенә хуҗалыклар туңга сөрүдә һәм көзге чәчүдә матур уңышларга ирешергә өлгергәннәр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов белән аның урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин узган атна ахырында кыр эшләре батырларына акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Шулай итеп куәтле чит ил тракторлары арасында беренчелекне "Азык-төлек корпорациясе"ннән Татарстан республикасының атказанган механизаторы Үзбәк Мусин алды. Ул бер атна эчендә 600 гектар җир эшкәрткән. "Ильдан" фермерлык хуҗалыгыннан Айнур Габдриев белән "Масловский"дан Марат Вәлиев икенче-өченче урыннарга ия булдылар. Ә көпчәкле тракторлар арасында "Кама" агрофирмасыннан Илнар Нәҗмиевкә тиңнәр табылмады. Ул ХТХ-216 тракторы белән 240 гектарда эш башкарып беренчелекне алды. "Аяз-Ойл" белән "Урахча"да МТЗ-1221" тракторчылары Дамир Хәйбуллин һәм Фәнис Шәкүров икенче-өченче урыннарны яуладылар. Чылбырлы тракторлар арасында исә ДТ-75 тракторы белән Габделхәй Шәйхетдинов "Алан" фермерлык хуҗалыгында җиңүче булды. "Урахча" белән "Ильман" хуҗалыкларыннан Хәмәтгаян Гыйлемҗанов, Рәкыйп Шәрәпов икенче-өченче урынга чыктылар һәм 60-53 гектар җир эшкәрттеләр.
Көзге чәчүдә эшләүчеләр арасында узган атнада кулонлылар җиңү яулады. Илсаф Шәрифуллин 398 гектар мәйданда чәчү чәчеп беренчелеккә чыкты. Аның хезмәттәше Илшат Нәҗмиев-икенче, "Востокзернопродукт" механизаторы Илнур Гарипов "Нью-Холланд" тракторы белән 394 гектарда эш башкарып өченче урынны яулады. Барлык механизаторларга да хезмәттәшләре арасында тантаналы төстә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев