Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчүдә Балык Бистәсе районы Олы Укмас авылы егетләренә тиңнәр табылмады

Качкалак авылы биләмәсендә эшләүче "Гобәйдуллин" фермерлык хуҗалыгы игенчеләре быел да кыр эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар.

Чәчүдә Олы Укмас авылы егетләренә тиңнәр табылмады. Рафаэль Фатыйхов төп җиңүче булып танылса, хезмәттәше Мөнир Гайнетдинов авылдашыннан аз гына калышып, икенче урынга ия булды. Якын көннәрдә Мөнирнең тракторга утыруына 30 ел тула. Ул биредә әле ике генә ел эшли, әмма үз эшенең тиешенчә бәяләнүеннән бик канәгать. "Хезмәт хакын соңармыйча вакытында бирәләр. Ел әйләнәсе диярлек тотрыклы эш урыным бар.Терлек азыгына кытлык кичергән юк. Хәтта, өйгә китереп аударалар",- ди ул. Шәхси хуҗалыгында тормыш иптәше Фәния белән абзар тутырып маллар асрыйлар. Кыр эшләре чорында Мөнирнең шәхси хуҗалыгы өчен борчылыр урыны юк, вакытлыча зур йөкне Фәния үз өстенә ала. Шуңа күрәдер эш нәтиҗәләре дә куанычлы Мөнирнең. Быел да ул смена нормасын арттырып үтәп барды. Егетнең "Яшел уракта" да сынатмаска исәбе. Бу көннәрдә ул үзе эшлиячәк печән чабу һәм җыю агрегатларын соңгы кабат күздән кичерде дә, әлеге сәгатьләрдә көннәрнең аязуын гына көтеп тора.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев