"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгының техника утары язгы кызу эш көнен хәтерләтә. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү остаханәсендә механизаторларның җиңел өс киемнәреннән генә йөрүләрен күргәч бермәлгә аптырашта калдым.
Һич кенә дә кыш уртасы димәссең. Ремонтчыларның эш темпына сокланырлык. Миннегәрәй Әхмәтшин, Фәнил Сафин, Нурислам Гатауллин 6 чәчү, 4 культиватор агрегатларын, 200 гә якын тырманы әзерлек сызыгына куярга өлгергәннәр инде. Иркен, якты остаханә бүлмәсе утын ягып җылытыла икән. Утын запасының җитәрлек күләмдә булуы, фермада кыш буена яшь малларга азык әзерләргә дә, ремонт остаханәсен җылытырга да мөмкинлек бирә.
Янәшәдәге бүлмәдә урнашкан тимер кырдыру цехында да эшләр гөрли. Аның "хуҗасы" Михаил Новиков дистә елдан артык инде биредә хезмәт куя. Техника көйләү, кайбер узелларны кырдыру, эретеп ябыштыру эшен дә башкара. Миннегәрәй Әхмәтшин хакында аерым тукталып үтәсем килә. Ел әйләнәсе хуҗалык производствоның үзәгендә кайный икән ул. Кыр эшләре төгәлләнү белән техника төзекләндерүгә алына. Язгы кыр эшләрендә актив катнаша, терлек азыгы хәзерләүдә дә башлап йөри, урып-җыюда аның үз җаваплы вазыйфасы, диделәр аның турында сүз чыккач. Болардан тыш һәр көнне иртүк тракторын кабызып ферма терлекләренә тәүлек буена җитәрлек күләмдә рулонлы печән, салам ташып куя. Бүген районыбыз күләмендә мәшләклеләрнең югары планка тотулары әнә шундый егетләрнең булдыклылыгына нык бәйле дә инде ул.
Идрис Аметов.
Автор фотосы
Нет комментариев