“Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерү буенча уңышлы эшли
Бүгенге көндә “Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерү буенча уңышлы эшли.
Олы Елга, Сабакай терлекчелек фермаларында эш яхшы оештырылган. Сыерларның күпчелеген Сабакай фермасында асрыйлар. Олы Елга авылы фермасына ике елга якын Гөлия Гыймаева җитәкчелек итә. Гөлия Казанда кызы. Белгечлеге буенча бухгалтер-экономист. Елга авылы егетенә кияүгә чыккач, авылга кайтып яши башлый. Җиде ел фермада хисапчы булып эшли.
Бүгенге көндә Олы Елга авылы янында урнашкан фермада 799 баш мөгезле эре терлек бар. 99 савым сыеры, 326 мөгезле эре терлек, 74 тана. 39 сыер хәзерге вакытта ташлатылган. Уртача савым бер сыерга 17,7 килограмм тәшкил итә.
Фермада өч сыер савучы эшли. Алсу Гайнетдинова бүгенге көндә һәр сыердан - 18,4, Мәүлия Әхмәтшина 18,2, Хәлимә Галиева-17,4 килограмм сөт алалар.
Алсу Гайнетдинова терлекчелектә 28 ел хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлагач “Кама” хуҗалыгында бозау караучы, сыер савучы булып эшли. Соңгы биш елын “Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгында. Аның группасында 28 сыер бар, шуларның 7 се ташлатылган.
Сыер савучыларның эш көннәре иртәнге сәгать биштә башлана. Эшкә вахта машинасы белән йөриләр. Көнлек тулаем савым 1097 килограмм тәшкил итә. Майлылыгы да югары - 3,8 процент. Сыйфатлы продукциягә һәрвакытта да сорау зур, шуңа да аны сату буенча да кыенлыклар юк.
Терлекләрне ашату фермада тиешенчә оештырылган. Савымны арттыру максатында сыерларга сенаж, силостан тыш шрот, мальтоза һәм төрле тукландыручы өстәмәләр бирәләр. Сөтне саклау һәм суыту җайланмалары урнашкан блок машина белән саудыручы оператор җаваплылыгында. Слесарьлар да үз эшләрен яхшы башкаралар.
Фермада бозаулар алты айга кадәр салкын ысул белән тәрбияләнеләләр. Аларны Гөлназ Гыйниятова һәм Зәмзәмия Миннеханова карыйлар. 6 айдан 12 айга хәтле булган терлекләр Нәҗип Хәбибуллин һәм Җәвит Зарипов җаваплылыгында.
-Хуҗалык җитәкчесе Раил Бариев бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә, медикаментлар белән дә тоткарлык юк. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Хезмәткәрләрнең туган көннәрендә җитәкче бүләк тапшыра, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан пакетлар әзерлиләр, башка бәйрәмнәрдә табын оештырыла, - ди ферма мөдире Гөлия Гыймаева.
Җитәкче тарафына рәхмәт сүзләрен без башка хезмәткәрләрдән дә ишеттек. Эшчеләргә мондый караш булганда алар да үзләренең эшләренә җаваплы карыйлар. Менә шуңа күрә крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр җайлы бара.
Таңсылу
Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа