Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балыкбистәлеләр: Бал кортларының нинди токымы яхшырак?

Яңа умартачылык сезоны ачылырга нибары бер ай чамасы вакыт калып бара. Һәр умартачы түземсезлек белән кортларның беренче язгы очышын көтә, мул бал уңышына өметләнә. Күпләр кыш көне яңа умарта оялары, рамкалар ясыйлар, кәрәз, балавыз, башка кирәк-яраклар әзерлиләр. Әмма кызганычка каршы, кортларның токымы турында онытып җибәрәләр. Ә югары товарлыклы продукция алуда, кортларның уңышлы кышлавында бу фактор зур роль уйный бит. Бүген без кортларның токымнары, аларның үзенчәлекләре турында аквакультура һәм умартчылык буенча дәүләт инспекторы Марсель Нуриев белән сөйләшәбез.

-Марсель Исмәгыйлович, безнең районда кортларның нинди токымнары киң таралган соң?
-Узган гасырның 70 нче елларына кадәр безнең районда урта рус токымлы бал кортлары гына үрчетелә иде. Алар кышка чыдамлылыклары, артык агрессив булмаулары, яхшы продуктлылыклары белән аерылып тордылар. Аеруча юкә балын мул җыялар иде.
70 нче еллардан башлап “Пчелопром” карары белән умартачылыкта күрсәткечләрне яхшырту максатыннан Советлар Союзының күп кенә регионнарына кавказ токымлы кортлар кертә башладылар. Бу шаукым безнең районны да читләтеп узмады. Әмма нәтиҗәсе генә көтелгәнчә булмады. Урта рус һәм кавказ кортлары кушылганнан килеп чыккан катнаш токым кортлары бик агрессив булулары белән аерылып торалар.  Шулай ук кортларның кышка чыдамлыгы да кими, корт аеру көчәя, кайбер елларда кортлар шулкадәр күп аералар ки, бал турында хыялланасы гына кала.
Алга таба итальян, карпат кортлары модага керде. Аларны да массалы рәвештә кертә башладылар. Шулай итеп бүгенге көндә райондагы кортлар төрле токымнарның кушылмалары булып торалар. Кайбер корт гаиләләре аеруча агрессив булалар. Алардан хуҗаларына да, күршеләргә дә “эләгә”. Ике-өч көн дәвамында тирә-яктагы барлык тереклеккә ташланырга мөмкиннәр. Кешеләр кич белән бакчаларында эшләргә телиләр, ә кортлар исә урамга баш тыгарга да мөмкинлек бирмиләр. Хайваннарны гына түгел, кешеләрне дә корт чагып үтерү очраклары булды. Мондый кортларны торак пунктларда тоту зур проблемалар тудырырга мөмкин.
-Ә сез башта телгә алган урта рус кортлары бөтенләй калмадымыни?
- Урта рус токымлы кортларны үрчетү  максатыннан нәселле умартачылык булдыру өчен районда чиста токымлы урта рус кортларын эзләп карадым. Яңа Арышта аларга охшаган кортлар  бар иде. Әмма морфометрик анализ аларда да аз микъдарда булса да башка токым геннары булуын күрсәтте. Үземнең умарталыгымда 10 елдан артык катнаш токымлы кортларны кышка чыдамлык, корт аеру, авыруларга каршы торучанлык, агрессивлык, продуктлылык буенча селекцияләү белән шөгыльләндем. Ярыйсы гына нәтиҗәләргә дә ирештем. Кызганычка каршы, нәселдәнлекне “ана”дан “кызлар”га тотрыклы рәвештә күчерүгә ирешә алмадым. Соңрак Мамадыш  районындагы заказниктан урта рус токымлы корт аналары алып кайттым. Яхшы гына токым инде. Әмма агрессивлыклары югары булу, аскосфероз күренешенең еш кабатлануы бу токымның барлык уңай якларын юкка чыгара. Күршеләр дә бик еш зарландылар. Мотоблокны кабызулары була, кортлар чага башлый, миңа маскага йөгереп керәләр.  Шулай итеп бу токымнан да баш тартырга туры килде. Карпаткаларны да тотып карадым. Аларның да кайбер кимчелекләре ачыкланды. Кышкы чорда азыкны күп сарыф итүләре аеруча ошамады. Март аенда еш кына канди өләшергә туры килә иде.
-Барлык токым кортларны “брак”ка чыгардыгыз кебек. Шулай да безнең якларда нинди кортларны тоту кулай, файдалы соң?
-Үземнең дә өметләр өзелгән бер вакытта дустым берничә карника токымлы корт аналары бүләк итте. Бүгенгә кадәр аңа рәхмәтлемен. Нәтиҗәләр көтелгәннән дә яхшырак булды.
-Нинди өстен яклары бар соң ул карника токымының?
-Беренчедән, бал продуктлылыклары бик яхшы. Көчле бал җыю чорын, (мәсәлән, юкәдән) гына түгел, йомшак чорны да нәтиҗәле файдаланалар. Бу токым турында әйтем дә бар:”әгәр чәчәк булмаса, балны төптән дә җыялар”.
Икенчедән, бик тынычлар. Умарталыкта күп вакыт маскасыз эшлим. Күршеләрем дә зарланмыйлар.
Умарталыкта аскосфероз кебек авыру юкка чыкты. Карника кыскача язгы салкыннар вакытында ояның үрчетү өлешен суынудан саклый. Һәр гаилә үзен кышлату өчен тулысынча бал белән тәэмин итә. Сироп белән өстәмә тукландыру таләп ителми. Булса да бик аз микъдарда гына.
Корт аеру бик аз дәрәҗәдә. Умартачыга җәй буе күчләрне җыю өчен умартачылыкны сакларга, агачларга менеп җыярга кирәк түгел. Күп умартачыларның өлкән яшьтә булуын исәпкә алсак, бу да зур өстенлек бит.
Кышкы чорда азыкны бик сакчыл тоталар. Бу күрсәткеч буенча мин карниканы урта рус токымы белән бер рәткә куяр идем.
-Бер генә дә кимчелекләре юкмыни соң?
- Ояларны бал белән бик нык тутыралар (буйыйлар). Әгәр бал аертканда (август) аналарга йомырка салырга берничә рамка куймасаң- гаилә кышлатуга йомшак керергә мөмкин. Урта рус токымыннан кышлау озынлыгы буенча да калышалар. Хәер, соңгы елларда яз соңармыйча килә.
Менә берничә ел инде районда бу токымны кертәм, чөнки аны һәр яктан универсаль дип саныйм. Умартачы коллегаларым да канәгать. Дөрес, күпләр бу токымны афишаларга теләмиләр.  “Миңа конкурентлар кирәкми”, дигән фикердә торалар.
-Районда бу токымны кертәм дидегез. Ә нәсел материалын кайдан аласыз соң?
- Корт аналарын ясалма орлыкландыру өчен нәсел материалын Польша һәм Германиядән кайтарам. Бу илләрдә селекция эше югары дәрәҗәдә алып барыла.  Якын туганнарны аталандыруга юл куймас өчен ел саен 2-3 линия кайтарам. 

- Умарта ояларына яхшы токымлы кортлар яптым да,эш бетте түгелдер бит инде. Кортны дөрес итеп тәрбияләргә дә кирәктер.
-Сүз дә юк, токым нинди генә яхшы булмасын, ахрыгы нәтиҗә күп очракта умартачының һөнәри осталыгына бәйле. Кайберәүләр уңышсызлыкларын бал корты токымнарына сылтарга яраталар. Ә үзләренең эш рәвешләре турында уйланмыйлар. Ә корт аның ялгышларын күрсәтә алмый ләбаса.
Кайвакыт табигать шартлары да умартачының эшчәнлегенә нык тәэсир итә. Мәсәлән, моннан өч ел элек бөтен Идел буенда умарта гаиләләренең массалы рәвештә кырылуы күзәтелде. Бу барлык токым кортларга да кагылды. Башкортстанда корт гаиләләренең 80 процентка якыны һәлак булды. Бу афәт безнең районны да читләтеп узмады. Бәхеткә каршы, кортларның үлеме катастрофик масштабларда җәелмәде. Моның күп төрле сәбәпләрен фаразладылар. Мин исә кортларны падевый токсикоз дигән авыру кырган дигән фикердә торам. Чөнки нәкъ менә шушы авыруның билгеләре ачык чагылды. Бу ситуациядә дә кайбер умартачылар корт токымнарын гаепләргә ашыктылар. Ә алар көзен, язын нинди дәвалау-профилактикалау чаралары уздырдылар икән соң? Күпләр ветлечебницага лаборатор тикшерү уздыру өчен корт пробалары алып килүне дә кирәк санамыйлар бит. Ә аннары кортларны гаеплиләр.
-Яңа умартачылык сезоны алдыннан умартачыларга нинди теләкләрегез бар?
- Яңа сезонда умартачыларга кортларының бердәм язгы очышка чыгуларын, үзләренә һәм канатлы хезмәтчәннәренә сәламәтлек телим. Нинди токым белән эшләү һәркемнең үз эше. Әмма сезнең янәшәдә гаиләгез, күршеләрегез яшәгәнлеген онытмагыз. Аларга уңайсызлыклар тудырмагыз.

 Илгиз Җамалиев әзерләде.

фотоorigins.org.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса