Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендә язгы чакыру күчерелерме?

“Короновирус эпедемиясе таралу сәбәпле армиягә язгы чакырылу сроклары күчерелмәдеме? И. Шакирҗанов”.

Газета укучыбызның әлеге соравына район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Марат Гыйльметдинов җавап бирә:

- Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылу коронвирус

уңаеннан күчерелмәде. Россия Президенты Указы нигезендә ул гадәттәге срокларда- 1 апрельдән- 15 июльгә кадәр игълан ителде. Армиягә чакыру комиссияләренең беренче утрышлары 6 майдан башланачак. Яшьләрне гаскәрләргә чакыру 20 майдан планлаштырыла. Бу язда безнең районнан 30га якын егет ил алдындагы бурычын үтәргә китәчәк. Аларның биш-алтысы безнең район белән шефлык мөнәсәбәтләре урнаштырылган Оренбург 106 нчы уку үзәге полкында хезмәт итәчәкләр. Дөрес, быел зур масштаб белән армиягә чакырылучыларның ата-аналарын, мәктәп укучыларын, киң җәмәгатчелек вәкилләрен җыеп озату тантаналары оештыру күздә тотылмый инде.

Армиягә озату алдыннан егетләрнең сәламәтлекләре тикешерелә, кирәкле прививкалар ясала, шул исәптән корновируска тестлар да уздырылачак. Гаскәрләргә килгәч тә, алар ике атналык карантин узачаклар.

Без исә якташларыбызның исән-сау изге бурычларын үтәп кайтуларын телибез.

 

Илгиз Җамалиева.

фото kane

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса