Балык Бистәсендә кыр эшләре бар көченә бара
Бу атна башыннан районыбызда язгы кыр эшләре тулы куәткә башланып китте. Игенчеләр өчен иң җаваплы чор инде бу. ”Язның бер көне ел туйдыра”, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Гасырлар дәвамында исбатланган сүзләр.
Игенчеләр дә моны бик яхшы аңлыйлар. 10 майга районыбызда
“Кулон Агро” хуҗалыгы игенчеләре дә чәчүгә беренчеләрдән булып керештеләр. “Көннәр шулай матур торса, чәчүне атна–ун көндә башкарып чыгарга исәп”,–ди агроном Юныс Гыйльманов. Хуҗалык алдынгылары Ринат Шәрәфиев, Алмаз Гайнулин “Амозоне-Цитан
-Бу чәчү комплексында бишенче елымны эшлим инде. Бик уңайлы, югары җитештерүчәнлекле агрегат. Чәчүне югары сыйфат белән кыска срокларда үткәрергә мөмкинлек бирә. Кулалмашым белән бергәләп тәүлегенә 200 гектарлап мәйданнарда чәчү үткәрәбез,- ди Ринат. Бу кыйммәтле комплексны Ринат Шәрәфиев кулларына тапшырып ялгышмаганнар хуҗалык җитәкчеләре. Техникага сакчыл карашы сүз сөрешеннән дә, комплексның техник торышынан да чамалап була инде. Сүз уңаеннан, мондый чәчү комплексы районда бердән-бер икән. Безнең районга кайтарылганчы биш ел Яңа Чишмә басуларын иңләгән инде ул. Кайбер детальләрен Ринат үз куллары белән көйләп , ясап куйган.
Чәчү комплексын орлык белән “КамАЗ” шоферы Рамил Гыйлаҗиев тәэмин итеп тора. Тоткарлыкларга юл куймаска тырыша ул. Без сөйләшкән арада килеп тә җитте . Чәчкечнең бункерын санаулы минутлар арасында тутырып куйдылар да кузгалдылар. Аяз, матур көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга омтылалар биредә.
Илгиз Җамалиев.
Рәсемдә: чәчү алдынгысы Ринат Шәрәфиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа