Балык Бистәсе районында урып-җыю эшләренә әзерлек тикшерелде
Күптән түгел районыбызның һәрбер хуҗалыгында урып-жыю, ашлык ташу техникаларының, ашлык киптерү, чистарту машиналарының, ындыр табакларының, складларның быелгы уракка әзерлеген тикшерү максатыннан приемка үткәрелде. Шунда ук туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеге дә бәяләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм район җитәкчелеге хуҗалыкларда булдылар.
Гомумән алганда, комиссия урып-җыюга әзерлекне яхшы дип бәяләде, әйбәт әзерләнгәннәргә урыннар биреп билгеләп үтте.
Эре оешмалар арасыннан беренче урын “Кулон-Агро”, икенче урын “Солтан”, өченче урын “Кама-Агро” хуҗалыкларына бирелде. Крестьян фермер хуҗалыклары арасыннан “Галяветдинов” хуҗалыгы җиңүче итеп билгеләнде.
Икенче һәм өченче урыннарны “Габдриев” һәм “Абдуллин” крестьян-фермер хуҗалыклары бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа