Балык Бистәсе районында урак эшләре гөрләп бара
Районыбыз хуҗалыклары басуларында урып-җыю темпы көчәйгәннән көчәя. Игенче-механизаторлар аяз, матур көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Районда барлыгы 1430 гектардан артык мәйданнарда игеннәр җыелды, барлыгы 3500 тонна ашлык суктырып алынды. Әлегә уртача уңыш гектарга 25 центнерны тәшкил итә. Басуларда барлыгы 32 комбайн эшли.
Бигрәк тә “Кама-Агро”, “Солтан”, Галяветдинов, “Зюзино”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Урахча” хуҗалыклары көзге культуралар урып-җыюны оешкан төстә алып баралар. Камалылар 680 тоннадан артык көзге арыш җыеп алдылар инде. “Солтан” хуҗалыгында 600 тоннадан артык көзге бодай ындырларга кайтты. “Зюзино”, “ВЗП Балык Бистәсе”, Галәветдинов хуҗалыклары 450 тоннадан артык ашлык җыйнадылар.
“Масловский”, Шәмсетдинов, Гобәйдуллин хуҗалыклары коры ашлык алу максатыннан көзге культураларны теземнәргә салалар.
Шул ук вакытта районда көзге культураларны урып-җыюга керешмәгән хуҗалыклар да бар. Аларның нәрсә көткәне һич аңлашылмый. Чөнки район игенчеләре алдында көзге культуралар җыюны атна-ун көн эчендә төгәлләп сабан культураларын суктыруга керешү бурычы тора.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоphotogeek.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа