Балык Бистәсе хуҗалыклары “яшел урак” ка төштеләр
Гөрләп узган Сабантуйлардан соң районыбыз хужалыклары «яшел урак»ка төштеләр. Югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү-терлекчелектә иң мөһим бурыч булып тора.
Хәзер күпьеллык үләннәрнең витаминнарга иң бай вакыты. Шуңа да беренче чабымны кыска срокларда печәнгә җыеп алу мөһим.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 14854 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән участокларының 1500 гектары чабылган, 500 тонна печән әзерләнгән, 300 тонна сенаж салынган. “Кама-Агро”, “Кулон-Агро”, «Масловский» җәмгыятьләре, Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре “яшел урак”ка аеруча зур оешканлык белән керештеләр. Алар кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа