Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә

Терлекчелек Кышлатуга күчкәндә продуктлылыкны киметмә

 Район терлекчеләре өчен җаваплы, киеренке вакыт башлана. Кышлатуга күчү чорында терлекләрнең продуктлылыгы кимүгә юл куймаска кирәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 аенда район хуҗалыклары барлыгы 12049 тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 103 процент), 2055 тонна ит (106 процент), шул исәптән, август аенда 1564 тонна сөт, 245 тонна ит житештергәннәр.

Сөт җитештерүдә районда “Кулон Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчеләренә тиңнәр юк. Агымдагы елның 8 аенда бу хуҗалык уңганнары тулаем 2448 тонна сөт җитештерделәр. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 138 процентны тәшкил итә. Тәүлегенә 14 000 килограмга якын сөт савалар биредә. Сыерларның продуктлылыгы 22,3 килограммга тигез.

Амирбикян (132 %), Бариев (106%) крестьян-фермер хуҗалыклары да сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештеләр.

Шул ук вакытта “ВЗП Балык Бистәсе” (68%) җәмгыяте, “Азык-төлек корпорациясе (86%), Караганов хуҗалыклары (91 %) сөт җитештерүнең кимүенә юл куйдылар.

Ит җитештерүдә Шәмсетдинов (118%), “Азык-төлек корпорациясе”(102%), “Масловский” (104%) хуҗалыклары үсешкә ирештеләр. Ә Амирбикян крестьян-фермер хуҗалыгы (92%), “Логос” (82%) узган елгы дәрәҗәдән киметтеләр.

1 сентябрьгә район хуҗалыкларында 13904 баш мөгезле эре терлек ( узган елгы дәрәҗәгә карата 112 процент), шул исәптән 4350 сыер, 3200 савым сыеры исәпләнә. Атлар-1001, сарыклар-607, дуңгызлар 7814 баш. “Кулон–Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мөгезле эре терлекләр

санын узган елның шушы чорына караганда 610 башка арттырганнар. Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә 1800 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 899 ы савым сыерлары. “ВЗП Балык Бистәсе” хуҗалыгында да мөгезле эре терлекләрне 136 га арттырып 701 башка җиткергәннәр. Шул ук вакытта “Азык-төлек корпорациясе” терлекләрне 183 башка киметкәннәр.

Барлыгы 3583 бозау алынган. “Кулон-Агро” терлекчеләре барлыгы 729 бозау алуга ирешкәннәр. Бу узган елгы дәрәҗәдән 368 башка артык. Бариев хуҗалыгында 530 бозау алганнар. Ә менә “Азык-төлек корпорациясе”, “Логос” хуҗалыкларында бозау алуны шактый киметкәннәр.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоmattress-guides.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса