Балык Бистәсенең “Закирова” хуҗалыгында эшләүче Фәрит Гәрәев 25 ел руль артында
Без Кече Әшнәк авылының "Закирова" фермерлык хуҗалыгында булганда хуҗалык уңганы, автотранспортчы Фәрит Гәрәев әле яңа гына рейстан кайтып төшкән иде.
Биредә аның быел КамАЗ автомашинасына утыруына 25 ел тулган икән. Әлеге машинасы инде 24 яшьлек булса да, ул аның белән ерак рейсларга чыгып китүдән дә тукталмый. Соңгы елларда кыр эшләрендә дә актив катнаша. Чәчү агрегатларын туктаусыз орлык белән тәэмин итеп тора,урып -җыюда исә басудан ындыр табагына ашлык ташый. Быел да ташыган ашлыгы йөзләгән тонналарда исәпләнә. Терлекләрне кышлатуга күчергәч шрот, мальтоза кебек катнашмаларны ташуга алына Фәрит. Аңа шагыйрьләр телендә әйткәндә:"юлларыңа бәхет яугыры" диясе генә кала.
Рәсемдә автомобилче Фәрит Гәрәев.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев