Балык Бистәсенең "Трой Урай " фермерлык хуҗалыгында эшләүче Рүзәл Габитов бар эштә дә өлгер
Бүген районыбызда эшләп килүче илледән артык фермерлык хуҗалыклары арасында Рүзәл Габитов җитәкләгәне иң өметлеләрнең берсе.
Үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын берничә баш терлек асраудан башлаган егет, бүген районыбызның шактый тәҗрибәле фермерлары исемлегенә керде инде. Хуҗалыгы елдан-ел үсә, киңәя, күәтен арттыра бара. Хәтердә,алты ел элек Балык Бистәсендәге өй яны абзарыннан Трой Урай авылында ачып җибәргән фермерлык хуҗалыгына 30 баш бозавын алып төшеп, үз эшен башлап җибәргән иде.Иң элек, ул монда терлек абзарын җиткезеп керде. Аннан соң әкренләп җир участогын киңәйтә һәм яңа техника- агрегатлар ала башлады. Бүгенгесе көнне аның 500 гектардан артык җире, җиде берәмлек техникасы, барлык кирәкле туфрак эшкәртү, чәчү, печән җыю агрегатлары,ындыр табагы бар, заманча мал чалу пункты эшләп тора.
Баштагы мәлләрдә терлек симертеп сату белән кәсеп итсә, тора бара ул үз юнәлешен үзгәртергә булды, өч ел элек савым сыерлары асрауга күчте. Бүген аның хуҗалыгында 280 баш мөгезле эре терлеге исәпләнә, шуның 80 е савым сыерлары. Якын вакытта ул аларның баш санын 180 гә җиткерү турында уйлана. Янәшәсендә генә 100 баш сыерга исәпләнгән фермага нигез салган. Элеккеге елларда 200-300 килограм сөт саткан фермер, бүгенге көндә хәзерләүчеләргә һәр көнне 1,7 тонна яхшы сыйфатлы продукция озата. Хезмәткәрләре дә тырыш, булганнар.Берничә гаиләне, дистәләгән кешене тотрыклы эш урыны белән тәэмин итте ул. Хезмәт хакын да соңармыйча үзвакытында биреп бара.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
- Рәсемдә Рузәл Габитов.
- Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев