Балык Бистәсенең Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллин быелгы бәрәңге уңышыннан канәгать
Бик күп хезмәт сорый дигән сәбәп белән районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар бәрәңге игүне нык киметтеләр. Быел аны бары тик Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллин гына 20 гектарда үстергән иде.Бәрәңге алуны әле башлап кына җибәргән, уңышы да узган еллардан күпкә югары икән. Ул барыннан да бик канәгать булуын белдерде. Аның яхшы...
Бик күп хезмәт сорый дигән сәбәп белән районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар бәрәңге игүне нык киметтеләр.
Быел аны бары тик Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллин гына 20 гектарда үстергән иде.Бәрәңге алуны әле башлап кына җибәргән, уңышы да узган еллардан күпкә югары икән. Ул барыннан да бик канәгать булуын белдерде. Аның яхшы сортлы бәрәңгесен инде Түбән Кама шәһәренең бер эре предприятиесеннән килеп ала башлаганнар. Фермер 60 тоннадан артык бәрәңге төяп озаткан.
фотоtrud.germantoys.ru
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев