Авыл хуҗалыгы
Балык Бистәсенең " Логос" хуҗалыгының механизаторы Әгъзам Хисмәтовка тиңнәр юк
"Логос"хуҗалыгының алдынгы механизаторы Әгъзам Хисмәтовның механизаторлык хезмәт стажы 30 елдан артып китә.
Кечкенәдән техника тирәсендә чуалырга яраткан егет җәйге каникул вакытларында өлкән игенчеләр янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Мәктәптән соң укуын район үзәгендәге һөнәри уку йортында дәвам иттергән. Ул елларда, мөгаен, бүгенгедәй заманча техникаларны иярләрмен дип башына да китермәгәндер. Менә берничә ел инде Әгъзам берүзе ике чит ил техникасында хезмәт куя. Яз башыннан "Челенджер"тракторында җир эшкәртә, чәчү чәчә. Аннан соң чәчүлекләргә ашлама кертә. Аммиак суы кертүне дә соңгы елларда аңа ышанып тапшыралар. Урып-җыю чоры җиттеме, комбайн штурвалы артына утыра ул. Быел да "Лексион-540" комбайнында улы Булат белән районда беренчеләрдән булып игеннәрне җыеп суктыруга керешкән иделәр. Берничә ел рәттән районда беренчелекне бирмиләр. Быел 3мең тоннадан артык ашлык суктырып алуга ирештеләр. Өмет зур, бу күрсәткечләре белән республикабыз Президентының 100 мең сумлык акчалата бүләгенә дә лаеклы кандидатлар алар.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев