Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең “Логос” хуҗалыгыннан Петр Щербаков районда танылган игенче

"Логос" хуҗалыгыннан Петр Щербаков районда танылган игенче. Һәр урып-җыю чорында аның фамилиясе район газетасы битләреннән төшми. Ул районның алдынгы комбайнчыларыннан берсе. Узган ел Петр Щербаков комбайнда 3342 тонна ашлык суктырып 2016 ел урагы герое булды.

Игенче һөнәре ул үзләштергән бердәнбер һөнәр түгел. Шофер таныклыгын мәктәптә укыганда ук алган ул. Армиягә китәр алдыннан тракторист-машинистлыкка да укый. Бурятияда Байкал хәрби округының элемтәчеләр бригадасына хезмәт итә. Армиядән соң шәһәрдә эшли, аның киләчәк тормышка үз планнары була, әмма билгеле сәбәпләр аркасында аңа туган авылы Бәткегә кайтырга туры килә. Колхозда, "Дружба" авыл хуҗалыгы кооперативында "УАЗ" автомобиле шоферы булып эшли, кичләрен кино күрсәтә. 17 ел инженер, Рус Әшнәге һәм Бәтке АТСларында элетромонтер булып та эшли.

Аннан соңгы хезмәт эшчәнлеге Евгений Лылов җитәкчелегендәге "Логос" җәмгыяте белән бәйле. Бүгенге көндә Петр Маниту төягечендә эшли.

Петр Щербаков техниканы яхшы белә, ул төрле "кыр кораблары"-СК-4, "Нива", "Дон-1500", "Лексион-670", "Класс" комбайннарында икмәк җыя.

-Кабинасыз комбайннар белән дә урып-җыюда катнашкан вакытлар булды. Ә заманча техникада эшләү бик җайлы, тузан, тавыш та юк,-ди Петр Александрович.

Чит ил техникасы белем таләп итә шул. Ә Петрның белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Шуңа да техника белән проблемалары килеп чыкканы юк.

-Ул бездә күптән эшли, чит ил техникасын яхшы белә, ә бүген бу иң мөһиме. Башка комбайнчылар да аңа киңәш сорап киләләр. Печән вакытында печән төйи, эскертләр куя. Ул һәрвакыт эштә,-дип мактады үзен хуҗалык җитәкчесе Евгений Лылов.

Игенче иртәдән төнгә кадәр кырда. Һәр уракта үстерелгән уңышны кыска срокларда югалтуларсыз җыеп алырга кирәк бит. Менә дистә ел инде әтисе янында улы Александр да эшли. Аның белән алар узган елгы рекордны куйдылар. Ул Казанда автосервиста эшли, әтисе кебек үк техниканы яхшы белә. Кызы Екатерина белән горурлана ата. Ул мәктәптә уку алдынгысы булган, КАИ бетергәч Мәскәүдә эшләгән, хәзер Казанда яши.

-Петр Александрович һәм Елена Анатольевна Щербаковлар гаиләсе авылда үрнәк булып тора. Бик тату яшиләр. Елена Анатольевна озак еллар почта бүлеге начальнигы булып эшли. Балалары да ата-аналарына охшаганнар,-ди Бәтке авыл җирлеге советы секретаре Фәния Рәхмәтуллина.

Гаилә тормышта иң мөһиме. Өйдә барысы да яхшы булса, эшкә дә күтәренке күңел белән барасың. Эш нәтиҗәсе дә, хезмәт хакы да моңа бәйле. Петр Щербаков аларны тырыш хезмәте белән таба.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев