Балык Бистәсенең “Логос” хуҗалыгында урак кызу темплар белән дәвам итә
Игенчелек өлкәсендә районыбызның лидерларыннан саналган "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә урып-җыю кызу темплар белән дәвам итә. Хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зарипов әйтүенчә, 2 мең гектардан артык арпаны җыеп суктырганнар инде. Уңыш әлегә гектарга уртача 39-40 центнер чыга икән. Без килгән көнне хуҗалыкның 6 комбайны Дикое Поле авылы янәшәсендәге 113 гектарлы арпа...
Игенчелек өлкәсендә районыбызның лидерларыннан саналган "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә урып-җыю кызу темплар белән дәвам итә. Хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зарипов әйтүенчә, 2 мең гектардан артык арпаны җыеп суктырганнар инде. Уңыш әлегә гектарга уртача 39-40 центнер чыга икән.
Без килгән көнне хуҗалыкның 6 комбайны Дикое Поле авылы янәшәсендәге 113 гектарлы арпа басуында эшлиләр иде. Комбайнчылар арасында Петр Щербаков экипажы лидерлык итә. Ул 1800 тоннага якын ашлык суктырган инде. Әгъзам Хисмәтов, Илнар Кыямов та "кыр кораб"ларын җитештерүчән эшләтәләр. Көненә 100 тонна тирәсе ашлык җыеп суктыралар. Ашлык ташуда Хәбир Сабиров өлгерлек күрсәтә. Прицеп таккан «Камаз»ы белән көненә 7-8 рейс ясый ул.
Бу көнне "Логос" басуларындагы эш барышы белән район башлыгы Илһам Валеев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та таныштылар.
Тулырак репортажны газетабыз битләрендә укырсыз.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев