Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык - Бистәсенең “Логос” хуҗалыгында эшләүче Илнар Кыямов үз эшенең остазы

Без арпа басуына килгәндә "Логос" хуҗалыгының 6 комбайны кыр казлары кебек бер-бер артлы тезелешеп ашлык суктыралар иде.

Хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зарипов эшнең көйле баруына сөенече белән уртаклашып, әле алдагы көнне генә 276 гектарлы участокны уңышлы төстә тәмамлауларын әйтте. Бүген анда хуҗалык уңганы Ислам Галимов "Челенджер" чит ил тракторы белән җир сукаларга керешкән. Шуннан соң әлеге басуга сусыз аммиак кертеп көнбагыш чәчүгә әзерлиләр. Барысын да алдан уйланылган, планлаштырып эшләнә. Баш белгеч бүгенгесе көнне һәр гектардан уртача 40 центнер уңыш алуларын искәртте. Петр Шербаков комбайнына утырып бер әйләнеш ясарга булдык. Комбайн кабинасында исәпләгеч прибор урыны белән уртача уңышны 60 центнер да күрсәтеп алгалады. Татарстан Республикасы Президентының иң яхшы 200 комбайнчыга 100 әр мең сум күләмендәге акчалата бүләгенә логослылар да өмет итә алалар икән дип уйлап куйдым мин. Хуҗалык механизаторлары уракны кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп тәмамлау өчен тырышалар. Биредә эш өчен уракның беренче көннәреннән үк барлык шартларны булдырырга тырышканнар. Монда иген уңышын чамалап ашлык ташучы транспортларга өстәмә арбалар такканнар. Автомашина әрҗәсенә яңа уңыш ашлыгын бушаткан арада игенче Илнар Кыямов белән әңгәмә корып алдык. Егет безгә Шумково авылыннан килеп эшләвен, җитәкчеләрдән һәм белгечләрдән канәгать, хезмәт хакын тоткарламыйча вакытында бирүләрен әйтте. Иңендә 20 еллык механизаторлык тәҗрибәсе булган механизатор ел әйләнәсе эштән бушамый. Яз айларында ул Т-150 тракторы белән кыр эшләрендә катнашкан. Биш елдан артык инде монда хезмәт куя. Яшь игенче Геннадий Андреев белән дүрт ел инде үзара аңлашып эшлиләр, техниканы карап-саклап көйле йөртәләр. Игенчеләр көннәр генә бозылып явымга китмәсен иде, диеп аяз-матур көннәрнең кадерен белеп эшләргә тырышуларын әйтеп алга ашыктылар. Хужалык игенчеләренә әле тагын 2 мең гектардан артык мәйданда арпаны суктырып алу бурычы тора
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев