Балык Бистәсенең “Кулон Агро” хуҗалыгында эшләүче Дамир Гариповка тиңнәр юк
"Кулон Агро" хуҗалыгына барып чыккач хуҗалык җитәкчесе Фәнис Юнысов безне быелгы урып-җыю эшләрендә тирә-юньдә дә үзенә тиңнәр булмаган урак батыры, яшь игенче Дамир Гарипов белән таныштырды.
Биектау авылыннан килеп йөрүче бу егет биредә әле биш ел чамасы гына эшләвенә дә карамастан инде үзен уңай яктан танытырга да өлгергән. Хуҗалык җитәкчеләре аның тырышлыгын, үҗәтлеген күреп аңа олы өметләр баглап, узган ел Сарман районында оештырылган Республика күләм сабанчылар конкурсына җибәргән булганнар. Егет анда шактый бай тәҗрибәле механизаторлар арасында да югалып калмаган, алар белән бер дәрәҗәдә көч сынашып, республикада иң мактаулылар арасында 100 мөмкинлектән 96 балл җыеп олы уңышларга ирешкән. Аңа кадәр дә егет хуҗалыкта елның-елында кыр эшләрендә макталган игенче Радик Хәсәнов янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөреп хезмәт күнекмәсе тупларга өлгергән. Эштә үзен бары тик уңай яктан гына танытканга бу яшь механизаторга баш белгечләр олы ышаныч күрсәтеп чит илдә эшләнгән катлаулы комбайнны тапшырган булганнар. Быел ул икенче елын әлеге Класс-Тукана комбайнында ашлык суктыруда катнашып, ярдәмчесе Айнур Гилемҗанов белән 2,6 мең тонна ашлык суктырып алуга ирешкән. Хуҗалыкта бөртекле культураларны тулысынча җыеп алгач егетләр комбайннарын юып, чистартып, аерым узелларын буяп техника утарында тигез сафларга тезеп куйганнар. Һәм шуннан соң егет МТЗ-1221 тракторына күчеп утырып туңга сөрүдә катнаша башлаган. Баш белгечләрнең әйтүләренә караганда ул анда да нәкь кызу урак өстендәге кебек үзенең смена нормаларын һәрвакыт арттырып үтәргә тырыша икән. Якын көннәрдә әле мөгаен кукурузны бөртеккә суктыруда да катнашыр, диләр алар. Чөнки, егет быелгыдай уңышлы килгән урып-жыю эшләрендә комбайны белән 3 мең тонна ашлык суктырып алу турында хыялланган булган икән. Болай булгач, аның уйларының чынга ашуы да бик мөмкин.
Рәсемдә урак батыры Дамир Гарипов.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев