Балык Бистәсенең “Кама-Агро” хуҗалыгында менә дигән егетләр эшли
"Кама-Агро" хуҗалыгы машина- трактор паркына килеп керүгә берничә егетнең күәтле трактор янында кайнашуы күзгә ташланды.
-Кызу эш көнендә кинәт тракторлары кырдан ватылып кайткач, егетләр аны үз көчләре белән сафка бастырырга алындылар. Барлык кирәкле запас частьләрен кайтарып бирдек үзләренә. Безнең тарафтан эштә тоткарлык юк. Яшь егетләргә өлкән тракторчыбыз Илгизәр Гимаев ярдәмгә килде. Техника төзәлү белән кабат туңга сөрүгә чыгачаклар, - дип хуҗалык җитәкчесе Марат Мингалиев. Берничә ел элек район агротехникумын тәмамлаган егетләр Дмитрий Полищук һәм аның хезмәттәше Евгений Гарифуллин белән якыннанрак таныштырга булдым. Икесе дә Корноухово авылыннан килеп эшлиләр икән. Урып- җыю чорында берсе игеннәрне теземнәргә салуда, икенчесе ашлык суктыруда катнашканнар. Кыр эшләре тәмамлангач, комбайннарын кышкы саклауга куеп, икесе Т-150 тракторына утырып туңга сөрүдә эшли башкарганнар. Аларның берсе көндез, икенчесе төнге сменада жир сөргәннәр. Кыска гына вакыт эчендә егетләр 500 гектардан артык мәйданда җир эшкәртергә өлгергәннәр. Тик менә эшләре көйле генә барганда кинәт техника сафтан чыккан. Үзләренең әйтүләренә караганда, бу әле аларның мөстәкыйль рәвештә тракторны беренче мәртәбә моторын тулысынча сүтеп-җыярга алынулары икән. Остазлары Илгизәрнең сүзләренә караганда, егетләр техникумда вакытларын бердә бушка уздырмаганнар. "Үз эшләрен белеп, барысын да сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар. Мондый егетләрдә өмет зур, үзләренә күрсәтелгән ышанычны акларга тырышалар.. Безгә алмашка яхшы әзерлекле белгечләр килүенә без бик шат",- диде ул яшьләр турында.Без әлеге материалны газетага бирергә әзерләп йөргәндә , хуҗалык җитәкчесе белән элемтәгә кердек. Ул безгә егетләрнең тракторны төзекләндереп, моторын җыеп, кабат эшкә чыгып китүләренә сөненечен белдерде.
Рәсемдә яшь
механизаторлар Дмитрий Полищук белән Евгений Гарифуллин.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев