Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендэ “Логос” хуҗалыгы терлекчеләре арасында мөгаен Дикое Поле бригадасы ферма эшчәннәренә тиңнәр сирәктер.

"Логос" хуҗалыгы терлекчеләре арасында мөгаен Дикое Поле бригадасы ферма эшчәннәренә тиңнәр сирәктер.

Районыбыз хуҗалыклары арасында да алар гел макталалар. Бүген хуҗалыклар арасында иң өлкән яшьтәге ферма мөдире Екатерина Чернова җитәкчелегендәге бу коллективта бүген ерак Канададан кайтарылган 300 баш яшь таналар тәрбияләнә. Мөдир сүзләренә караганда яңа туган 60 ка якын бозаулар да күптән түгел булган көчле суыкларны уңышлы кичергәннәр, һәммәсе дә сау-сәламәт, көр, матур булып үсәләр. Болар барда хуҗалыкның баш ветеринария белгече Рифат Җамалетдинов кайгыртучанлыгы һәм аның җитәкчелегендә хезмәт куючы терлекчеләрнең малларны күңел биреп тәрбияләүләре нәтиҗәсе. Бигрәк тә төнге дежурда торучы Светлана Шербакова биредә күп еллардан бирле хезмәт куючы ире Виктор кебек үз эшен җиренә җиткереп башкара. Ул төн озын таналарны бозаулата, аннары аларны барлап үз-үзләрен тотышы белән кызыксына, гадәттән тыш хәл күзәтелгән очракта белгечләрне чакырту чарасын күрә. Моннан тыш әле ул авылда хат ташучы хезмәтен дә уңышлы төстә алып бара. Аның әйтүенә караганда бүген авылда 19 йортта нибары 35 кенә кеше яшәсә дә, алар район газетасын һәм башка басмаларны яратып укыйлар. Бу яктан ферма мөдирен күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин икән. Ул илле елдан артык инде район матбугаты белән танышып бара. Ире гомере буена алдынгы механизатор буларак танылган Юрий Сергеевич тә үзе исән вакытында район газетасы белән бергә "Огонек" җурналын даими алдырып укырга яраткан. Ферма терлекчеләренең барысы да матбугат белән дус. Эшкә дә бик батыр бу коллектив. Биредә күп еллардан бирле күрше Кече Укмас авылыннан килеп эшләүче ирле-хатынлы Миннеәхмәт белән Талия Хәйретдиновалар турында да безгә күп мактау сүзләре җиткерделәр. Талиянең терлекчелеккә килүенә узган ел 40 ел тулган. Шул вакыт эчендә ул бозаулар да караган, сыерлар да сауган. Җитәкчеләре дә тырыш хезмәтен югары бәяләп бик хөрмәтләп лаеклы ялга озатканнар үзен. Бүген биредә ул ире Миннеәхмәтнең кул астында булган 70 баш терлекне тәрбияләүдә булыша. Алар икәү маллар алдына сенаҗ ташыйлар, аларны печән, салам белән тәэмин итәләр. Әле моннан тыш та бу гаилә шәхси хуҗалыкларында берничә сыер, абзар тутырып терлекләр асрыйлар. Коллективта хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт зур булганга нәтиҗәлерәк һәм тырышыбрак эшлисе килә, -диләр алар. Айдан-айга хезмәт хакы белән дә тоткарлыкка юл куелмый, җәй айларында терлек азыгын да өйгә китереп бушатуны матур гадәткә керткәннәр биредә. Шуңа һәркем үз вызыйфасын җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Бүген бу авылда үз тракторчылары булмаганлыктан аларга Анатыш авылы механизаторы Сергей Гончурин ярдәмгә килә икән. Ферма мөдире аны үз авылының элеккеге данлыклы тракторчысы Геннадий Гусков белән тиңләргә яратуын белдерде. Аңа да нәрсә эшлисен бер әйткәннән соң кабат аңлатырга кирәкми. Барысын да күңелен биреп, зур төгәллек, пөхтәлек белән башкара, хәтта тракторын һәм арбасын да чиста йөртә. Аңа бервакытта да өстәмә рәвештә эш нечкәлекләрен төшендереп торырга кирәкми, барысын да үзе белеп аны син теләгәнчә үти, -диде ул. Гомумән, фермада бер-берсен аңлап эшли торган яхшы коллектив тупланган. Бәйрәм, туган көннәрне дә алар исерткеч эчемлекләрсез тәмле ризыклар белән тулы табын артында үткәрергә гадәтләнгәннәр. Озын Яңа Ел бәйрәме көннәрендә дә производствода өзеклеккә юл куелмаган. Күп еллардан бирле инде монда аек тормыш рәвеше алып баралар. Аның производство өчен генә түгел, коллективның бердәмлеген ныгытуда һәм билгеле инде гаиләләрнең иминлеге өчен дә бик файдалы булуын биредә һәркем яхшы аңлый. Ферма тирәсендә эшче-хезмәткәрләр күзгә чалынмагач без аларның барысы да төшке ашка таралышкандыр инде дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Монда күмәк көч белән эшне тәмамлагач кына ялга туктау гадәте саклана. Без кире кайту ягына борылганда терлекчелек бинасының аргы башында бер-бер артлы тезелешкән җигүле атларның хуш исле сенаҗ төяп кайтулары күзгә ташланды. Алдан килә торган олау яшь терлекче, Олы Укмас авылы егете Илнар Мингалиевнеке булып чыкты. Аның артыннан Юрий Шербаков күренде. Алар икесе дә үз эшләренең чын осталары икән. Эш кешесе тыйнак, сүзгә саран була диюләре чын мәгнәсендә алар хакында әйтелгән инде. Күпме генә сораштырсакта алар бер-ике сүз белән генә чикләнделәр. Ә менә куйган хезмәтләре шактый күләмле һәм бик җаваплы да әле аларның. Узган ел логослылар 1400 центнерга якын сыер ите җитерсәләр монда билгеле инде өлкән яштәге ферма мөдире Екатерина Чернова җитәкләгән коллектив эшчәннәренең дә саллы өлеше күләмле.

Рәсемдә ферма мөдире Екатерина Чернова Светлана Шербакова белән көндәлек эшләре турында фикерләшәләр. Алдынгы терлекче Миннеәхмәт Хәйретдинов.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев