Балык Бистәсендә урып-җыю кампаниясенә старт бирелде
Авыл хужалыгы хезмәтчәннәре-игенчеләр өчен кызу көннәр-урак башлана. Аның быел нинди үзенчәлекләре бар, уңыш өчен көрәштә нинди тактика кулланырга? Кичә Игенчеләр Сараенда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узган киңәшмә менә шушы көн кадагындагы мәсьәләләргә багышланды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә район башлыгы Илһам Валеев, авыл...
"Республика кырларында үстерелгән уңышның потенциалы бик югары. Әмма күп нәрсә безнең оешканлыктан, бигрәк тә урып-җыю өчен иң кулай август аенда эшне оештыру дәрәҗәсенә бәйле булачак",- диде Марат Әхмәтов. Республикасының Зәй, Аксубай, Норлат һәм тагын кайбер районнарында уракка керешкәннәр дә инде.Аграр министр быел уракның шактый катлаулы булачагын ассызыклады. Чөнки алдагы елларда республикабыз игенчеләре уракка июль уртасында ук төшкән булсалар, быел августның беренче декадасында гына, яки ике атнага соңга калып керешәбез.
Төп доклад белән чыгыш ясаган министр урынбасары Илдус Габдрахманов республикада 1,7 млн. гектар мәйданда игеннәрне урып җыю бурычы торуын хәбәр итте. Уракны уңышлы үткәрү өчен булган комбайннарны, ашлык киптерү агрегатларын нәтиҗәле, җитештерүчән файдаланырга кирәклегенә басым ясады.
Киңәшмәне йомгаклап Марат Әхмәтов барлык районнарда урып-җыюга керешергә өндәде. "Һава торышы прогнозлары буенча августның яңгырлы булуы көтелә. Шуңа да нәрсәдер көтү мәгънәсез",- диде ул.
Видеоконференциядән соң, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Камил Гаязов районыбыз игенчеләре алдында торган бурычларга тукталды. Быел районда 41,3 мең гектар мәйданда бөртекле, бөртекле кузаклы культураларны, шул исәптән 4849 гектар көзге арыш, 4032 гектар көзге бодай, 13967 гектар сабан бодае, 14097 гектар арпа, 3,7 мең гектар рапс, 5,3 гектар көнбагыш җыеп алырга кирәк. Уракта 93 суктыру комбайны катнашачак. Район хуҗалыкларында комбайннар йөкләнеше шактый югары :бер шартлы комбайнга 422 гектар мәйдан туры килә. "Әмма аларның потенциалы урып- җыюны бер айда тәмамларга мөмкинлек бирерлек. Моның өчен барлык куәтле комбайннарны ике механизатор белән комплектлап, эшне ике сменада оештырырга кирәк",-диде Камил Гаязов.
21 июль көнне районның сигез хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында бөртек җыю комбайннарының, ындыр табакларының, туфрак эшкәртү техникасының әзерлеген бәяләү буенча конкурс үткәрелгән. Тулаем алганда комиссия комбайннарның әзерлеген яхшы дип бәяләгән. Уракка аеруча "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе", "Масловский" хуҗалыклары, Галәветдинов крестьян-фермер хуҗалыгы яхшы әзерләнгәннәр.
Шулай итеп бу киңәшмәдә урып-җыюга рәсми төстә старт бирелде. Хәерле сәгатьтә булсын !
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев