Балык Бистәсендә урып- җыю эшләре темп ала
Районыбыз хуҗалыкларында бүгенгесе көнгә пландагы 41268 гектарның 1800 гектарында игеннәр теземнәргә салынды һәм 1320 гектарында бөртеклеләр җыеп-суктырылды. Районда быел уртача уңыш 40,2 центнер тәшкил итә. Уракны быел "Логос", "Зюзино", "Кама" хуҗалыклары һәм "Галәветдинов" фермерлык хуҗалыклары уңышлы төстә алып баралар. Бөртеклеләрнең чыгышы да сөендерә. Камалылар көзге арышның һәр гектарыннан уртача 35...
Районыбыз хуҗалыкларында бүгенгесе көнгә пландагы 41268 гектарның 1800 гектарында игеннәр теземнәргә салынды һәм 1320 гектарында бөртеклеләр җыеп-суктырылды. Районда быел уртача уңыш 40,2 центнер тәшкил итә.
Уракны быел "Логос", "Зюзино", "Кама" хуҗалыклары һәм "Галәветдинов" фермерлык хуҗалыклары уңышлы төстә алып баралар. Бөртеклеләрнең чыгышы да сөендерә. Камалылар көзге арышның һәр гектарыннан уртача 35 әр центнер алсалар, Зюзинолылар арпаның һәр гектардан 44,4 центнер уңыш алуга ирешәләр. Ә менә "Галәветдинов" фермарлык хуҗалыгы игенчеләре 170 гектар мәйданны биләгән рыҗикны инде тулысынча суктырып алдылар.
Автор Идрис Аметов.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев