Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендә урак кызулана бара

Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю эшләре көннән-көн югары темп белән дәвам итә. Бүгенгесе көнне районда 6500 гектар мәйданда көзге культуралар җыеп алынды.

Амбарларга 19 мең тоннага якын яңа уңыш ашлыгы кайтарылды. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан бүген уртача 29,8 центнер уңыш чыга. Урып-җыюны районда беренчеләрдән булып башлаган "Балык Бистәсе ВЗП", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклры һәр гектардан 30 ар центнер, ә менә "Габдриев", "Солтан" хуҗалыкларында уртача 35-40 центнер уңыш алалар. Район ашлык кабул итү предприятиесенә 2 мең тоннадан артык икмәк китерелде. Дөрес,әлегә аны күбрәк күрше Лаеш, Питрәч районнары хуҗалыклары тапшыралар.

"Галәветдинов" фермерлык хуҗалыгы игенчеләре елның-елында урып-җыю эшләренә бик җитди әзерләнәләр.
Шуңа биредә быел да кыр эшләрендә 7 комбайн катнаша. Район фермерлары арасында беренчеләрдән булып алар үз зоналарында урып-җыю эшләрен башлап җибәргән иделәр. Без килгәндә КамАЗ юлының сул ягындагы 300 гектарлы көзге бодай җирендә кызу эш кайный иде. Эштә тоткарлык булмасын өчен монда алдан ук барлык хәстәрлек чарасын күргәннәр. Техник хезмәт күрсәтү агрегаты басу читендә, ашлык ташучы автомашиналар да комбайн бункерлары тулганны көтеп сигнал биргәннәрен күзәтеп торалар. Кырның аргы башында кинәт бер "кыр корабы" туктау белән Газ-53 автомашинасы шул юнәлешкә юл тотты. Хуҗалык идарәчесе Александр Шаров безгә бу алдынгы игенче, күрше Иске Арыш авылы егетләре, Илнар Хаҗиев экипажы булуын әйтеп, алар белән якыннанрак танышырга тәкьдим итте. Илнар берничә ел инде СК-5 комбайны белән уракта катнаша икән. Ярдәмче итеп ул быел да авылдашы, тәҗрибәле механизатор Мулланур Гариповны сайлап ялгышмаган. Алар үзара аңлашып, дус-тату эшлиләр, ашлык фронтында беренчелекне бирмәү өчен тырышалар. Биредә елның-елында макталучы игенчеләр Фаяз Закиров, Илнур Мөхәммәдиев экипажлары да быелгы уракта сынатмыйлар. Хуҗалык игенчеләре биредә генә түгел күрше авылларда да яхшы ук танылырга өлгергәннәр. Чөнки алар үзләрендә эшне тәмамлау белән башка хуҗалыкларга ярдәмгә ашыгалар. Егетләр быелгы урып-җыю эшләренең барышыннан канәгать булуларын әйттеләр. Бу участокта һәр гектардан әлегә 33 центнер уңыш чыгуы да игенчеләрнең язгы кыр эшләре чорында киеренке хезмәтләре нәтиҗәсе. Биредә бу көннәрдә көзге бодай белән арышны тулысынча җыеп алдылар. Якын көннәрдә алар сабан культураларын суктыруга керешәчәкләр.(автор фотолары.)
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев