Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыгы терлекчеләре – Харис Хәлиуллин белән Әхкәмулла Хәмидуллин тугрыклы хезмәт юлында.

Әлеге рәсемдәге егетләребез "Балык Бистәсе ВЗП" хуҗалыгы терлекчеләре - Харис Хәлиуллин белән Әхкәмулла Хәмидуллин. Алар икесе дә хуҗалыкның ышанычлылары дисәк тә, сүзебез дөреслеккә туры килер. Коллективта аларны юкка гына үрнәк хезмәткәрләр итеп санамыйлар.

Шуларның берсе- җитәкчелекнең хөрмәтен казанган Әхкәмулла хакында аерым тукталып үтәсем килә. Хуҗалыкта инде берничә дистә еллар дәвамында хезмәт куя ул. Узган ел Әхкәмулланы хезмәттәшләре олылап лаеклы ялга озатканнар. Әмма, әле эшен ташларга җыенмый да. Җәй айларында яңа төзекләндерелә торган бинада хезмәт куярга исәбе зур булуын белдерде: "Бинаны иркен һәм якты итеп яңарта осталар. Азык тарату, саву механизмнары һәм тирес чыгару җайланмалары бик уңайлы урнаштырганнар", - диде ул.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев